Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Пенсиянең тупланма өлешен түләү механизмын яңадан карарга җыеналар

Россия Пенсия фонды шундый тәкъдим белән чыкты.

РФ Пенсия фонды пенсиянең тупланма өлешен түләүдә айлык яки бер генә тапкыр түләү тәртибен билгели торган сумманы исәпләүне үзгәртергә тәкъдим итә. Бу хакта РИА Новости агентлыгы яза.

Мисал өчен, тупланма өлеш суммасын арттырырга тәкъдим ителә. Бу очракта җыелган пенсияне айлык түләүләр рәвешендә түгел, бер генә тапкыр алып булачак. Ә пенсиянең тупланма өлешен ул пенсионерның федераль яшәү минимумы күләменнән (8846 сум) 20 процентка артып киткән очракта гына алырга мөмкин.

Хәзер пенсиягә чыгучы россиялеләргә пенсиянең алар өчен исәпләнгән тупланма өлеше түләүләрнең гомуми күләменнән биш процентка түбәнрәк булса, тупланма өлеш бер генә тапкыр бирелә, калган очракларда пенсиянең тупланма өлеше билгеләнә. Россия Пенсия фонды исәпләүләре буенча, мондый пенсия билгеләү өчен тупланма өлеш 177 мең сумга якын булырга тиеш.

Фото: pixabay.com

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев