Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ПЕРМЬ МӘКТӘБЕННӘН СОҢГЫ ХӘБӘРЛӘР

Кичә Пермь шәһәрендә булган хәлләр бөтенебезне тетрәтте. Хокук саклаучылар борчылырга сәбәп юк – бу егетләрнең үзара мөнәсәбәтләр ачыклавы гына, дип белдерә. Ләкин үз күзләре белән барсын да күреп торган 4 сыйныф балалары бөтенләй башка нәрсәләр сөйли.

Шушы сугышны карап торган баланың берсе вакыйганы болай тасвирлый:

— Хезмәт дәресендә идек. Укытучы ни эшләргә кирәклекне аңлата башлады. Ул арада 2 югары сыйныф укучысы кереп пычаклары белән укытучыга кадый башладылар. Без бик курыктык! “Коткарыгыз!” – дип кычкыра башладык, тәрәзә янына килеп өелдек. Чөнки икенчесе безнең чыгарга уйлаганны күрүгә чыгу юлын томалады. Йөгерешә башладык, укытучыга ташланганы безнең өскә дә пычак белән килә башлады. Миңа да пычак белән кадады, мин читкә йөгердем, минем арттан куып кулларымны күтәрсәм, кыйнамаячагын белдерде.

Саша тиз генә ишеккә таба йөгермәкче иде, тик өлгерми калды: аңа да пычак кадалды. Игътибарлары читкә юнәлгән арада бөтенесе ишекке ябырылды. Һөҗүм итүчеләр бер-берсен исемнәре белән атамадылар, шыпырт кына үз эшләрен эшләделәр.

Мәктәптә кан кою оештырган яшүсмерләрнең төп максаты булып дан-шөһрәт яулау торган. Әлеге идея — Лев Биджаковныкы. Дусты Саша Буслидзе да аның фикеренә каршы килмәгән.

Шушы вакыйгага кадәр Лев бер танышына мәктәптә “бер әйбер” оештырырга җыенганын белдергән. Төгәлрәк аңлатып тормаган, тик бу хакта бар дөнья ишетәчәген вәгъдә иткән.

Мәктәпкә керер алдыннан Лев һәм Саша исән чыкмаска карар кылалар: эшләре беткәч бер-берсен үтерергә тиеш булалар. Яралары да шулай алынган. Икесе дә бер-берсенә бер тапкыр суккан. Тик шуннан соң уйлаганнарын ахырына җиткерә алмаганнар: авырткан, күрәсең.

Шаһитлар сүзеннән хокук саклаучы органнарның фикере нык аерыла.  Имеш, ике укучы сугыша башлаган да, 4 сыйныфларга килеп җиткән. Алар шушы сугышны карап торырга мәҗбүр булганнар икән. Тик дистәләгән яраланган бала, авыр хәлдә ятучы укытучы киресен сөйли.

 

Укытучыга килгәндә, аның хәле җиңелләрдән түгел: операция ясаганнар, кан салганнар. Лев белән Александр да операциясез генә котыла алмаган.

Алдан хәбәр ителгәнчә, яшүсмерләр 1999-нчы елда булган Колумбайн кан сугышы белән кызыксынганнар. Ул вакытта да 2 яшүсмер кеше үтереп йөргән иде: 13 кеше үлде, 24-е яраланды, ә һөҗүм итүчеләр ахыр чиктә бер-берсен үтерде.

http://yalkyn.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев