Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Песие булган кешенең иммунитеты яхшырак

«Песиләрне сөйми торган кешеләрдән ерак торыгыз», - дип, иероглифлар белән язылган Каһирәдәге Милли музей залларының берсенә кергәндә. Анда песиләрнең бальзам белән эшкәртелгән гәүдәләре саклана. Әлеге җан иясен саксыз яки махсус рәвештә үтергән өчен, Мисырда үлем җәзасы каралган булган. Песи җан биргәч, аны зурлап җирләгәннәр. Америка белгечләре фикеренчә, песи тоткан кешенең...

«Песиләрне сөйми торган кешеләрдән ерак торыгыз», - дип, иероглифлар белән язылган Каһирәдәге Милли музей залларының берсенә кергәндә. Анда песиләрнең бальзам белән эшкәртелгән гәүдәләре саклана. Әлеге җан иясен саксыз яки махсус рәвештә үтергән өчен, Мисырда үлем җәзасы каралган булган. Песи җан биргәч, аны зурлап җирләгәннәр. Америка белгечләре фикеренчә, песи тоткан кешенең инфаркт булу ихтималы 30 процентка кими. Ә менә Англия белгечләре, песи белән аралашкан кешенең иммунитеты көчлерәк, дип исбатлаган. Баксаң, Рентгенга үзенең бөек ачышын ясарга нәкъ менә мыраубикәләр ярдәм иткән икән.

Песиләрнең мыраулавы сихри көчкә ия. Алар сөяк сынган урынга менеп ятса, ул тизрәк төзәлә, дигән фикергә килгән Төньяк Каролинадагы институт белгечләре.

Танылган җырчы Юрий Антоновның өендә егермедән артык песи яши.
- Дүрт тәпиле дусларымның шифасын үземдә сиздем. Алар миңа, чын мәгънәсендә, аякка басарга ярдәм итте. Берсендә мин ике аягымны да сындырдым. Песиләр көне буе янымда һәм өстемдә яттылар. Өченче көнгә инде йөри дә башладым, - дигән җырчы.

Мыраубикәләр белән уртак тел табу өчен, аларга боерган тавыш белән эндәшмәгез. Матур сүз аларның күңеленә хуш килә. Берсендә, иртәнге намаз укыганда, Мөхәммәд пәйгамбәр(с.г.в.)нең чапаны янына песи килеп ята. Намазын укып бетергәч, аны уятмас өчен, пәйгамбәр чапанның җан иясе яткан урынын кисеп ала.

Англиядә песиләр хәтта дәүләт хезмәткәрләре булып санала. Бай һәм уникаль сәнгать әсәрләре тупланган атаклы Британия музее штатында тугыз песи исәпләнә. Аларга китап һәм башка кыйммәтле әйберләргә зыян сала торган тычканнарны тоту бурычы йөкләнә. Һәркайсы акча эшли. Башка песиләрдән аеру өчен, боларына махсус форма кидерәләр.


Хаҗи Абдулла Дубин

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев