Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Песиләргә аллергиядән дөньядагы тәүге вакцинаны инде быел ук уйлап табарга мөмкиннәр

Вакцинаны әзерләү белән Сеченов исемендәге Беренче Мәскәү дәүләт медицина университеты һәм Вена медицина университеты шөгыльләнә.

Песиләргә аллергиядән дөньядагы тәүге вакцинаны инде быел ук уйлап табарга мөмкиннәр, дип белдерделәр Сеченов исемендәге Беренче Мәскәү дәүләт медицина университетында. Биредә Вена медицина университеты белән берлектә вакцинаны әзерләү белән шөгыльләнәләр. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы хәбәр итә.

«Песиләргә аллергиягә каршы вакцина уйлап табу белән шөгыльләнәбез. Вакцина быел әзер булыр дип уйлыйбыз», - диде Мәскәү дәүләт медицина университеты ректоры, Россия Фәннәр академиясе академигы Петр Глыбочко.

«Кайбер уңай нәтиҗәләр күренә инде. Хәзер шуларны сынап карыйбыз», - диде ул.
 

Фото: архив/Михаил Захаров

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев