Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Песошин: Файдаланылмый торган авыл хуҗалыгы җирләрен арендага бирүне карарга кирәк

Татарстанның Яшел Үзән районында 4,4 мең гектардан артык файдаланылмый торган авыл хуҗалыгы җирләре ачыкланган, шул ук вакытта 1028 гектар гына әйләнешкә кертелгән.

Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге файдаланылмый торган җирләрне арендага бирү мәсьәләсен карарга кирәк. Яшел Үзән районы территориясендә җиргә мохтаҗ фермерлар булырга мөмкин. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Яшел Үзән районы һәм шәһәре Советларының уртак утырышында белдерде.

Рамиль Гали

«Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов контролендә булган мәсьәләләрнең берсе – файдаланылмый торган авыл хуҗалыгы җирләрен авыл хуҗалыгы әйләнешенә җәлеп итү», – диде Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы.

Рамиль Гали

Яшел Үзән районында 4,4 мең гектардан артык шундый җирләр ачыкланды, шул ук вакытта 1028 гектар гына әйләнешкә кертелгән. «Район башлыгы игътибарын муниципаль җир контролен көчәйтү, тикшерүләр үткәрүне тәэмин итү кирәклегенә юнәлтәм. Гамәлдәге законнарны бозу очрагында, тиешле чаралар күрү өчен, материалларны күзәтү органнарына җибәрергә кирәк», - диде ул.

Фото: архив

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев