Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Песошин пенсия алды яшендәгеләрне эшкә урнаштыру буенча "кайнар линия" оештырырга кушты

Лаеклы ялга чыгарга биш елы калган кешеләргә социаль ярдәм күрсәтүне район башлыклары шәхси контрольдә тотарга тиеш, диде Премьер-министр.

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин пенсия алды яшендәге гражданнарны эшкә урнаштыру мәсьәләләре буенча “кайнар линия” оештырырга кушты. Бу хакта ул Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында әйтте.

  • Пенсия алды яшендәге гражданнар ул – лаеклы ялга чыгарга биш ел вакыты калган кешеләр.

“2019 елның 1 гыйнварыннан илнең пенсия законында пенсия яшен арттыруга кагылышлы үзгәрешләр үз көченә керде. Пенсия алды яшендәге гражданнар категориясе кертелеп, аларга социаль ярдәм чаралары һәм ташламалар бирү каралган. Барлык дәүләт бурычлары үтәлешен кайгырту мөһим”, - дип күрсәтмә бирде Алексей Песошин.

Пенсиягә чыгу алдында торучыларга социаль ярдәм чаралары күрсәтеләчәк. “Демография” илкүләм проекты кысаларында, пенсия алды яшендәге гражданнарны яңадан укыту һәм квалификациясен күтәрү эше башкарылачак. Моннан тыш, Татарстанда пенсия алды яшендәге гражданнар өчен республика ташламаларына хокукны саклап калу турында законнар да кабул ителде.

“Социаль ярдәм чараларын күрсәтү өчен җаваплылык башкарма хакимият органнарына һәм эш белән тәэмин итүчеләргә йөкләнә. Район башлыкларының бу мәсьәләне шәхси контрольдә тотуы кирәк. Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы пенсия алды яшендә булган гражданнарның мәшгульлеген кайгыртырга һәм хезмәт хокуклары чикләнелмәвен күзәтергә тиеш”, - диде Песошин.

Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова журналистларга пенсия алды яшендәге гражданнарның хезмәт хокуклары саклануга игътибар юнәлтәчәген әйтте. “2,5 меңнән артык кеше яңадан укытылыр, квалификациясе күтәрелер, дип ышанабыз. Республикада пенсия алды яшендә дип исәпләнгән 27 мең кеше бар”, - диде министр.

Фото: tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев