Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Петербург заводы Татарстанга тракторлар өчен бүлеп түләү кертергә җыена

Бүген Лаешта "Татарстанда кыр көне-2018" Идел буе агротехник күргәзмәсендә Рөстәм Миңнеханов завод эшләп чыгара торган "Кировец" тракторларын карады.

Петербург заводы Татарстанга тракторларны башта ярты бәясен генә түләттереп җибәрә башларга мөмкин. Хәзер завод белән бу хакта сөйләшүләр алып барыла.

  • Бүген Лаеш районында "Татарстанда кыр көне-2018" Идел буе агротехник күргәзмәсендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов завод эшләп чыгара торган "Кировец" тракторларын карады.

Завод вәкилләре Татарстан Президенты белән очрашты. Заводның төбәкләр үсеше буенча идарәчесе Максим Ляхов журналистларга әйтүенчә, 50:50 программасы буенча сөйләшүләр алып барыла.

“Тракторларны, башта ярты бәясен генә түләп, җибәрү турында тәкъдим булды. Әле бу программа эшләнә генә, июль азагында нәтиҗәсе булыр дип уйлыйм. Былтыр техника белән тәэмин итү буенча 50:50, 60:40 республика программалары гамәлдә иде. Быел бу программалар эшләми. Вариант буларак, без альтернатива уйлап таптык. Быел тракторларны 50 процент бәядән җибәрмәкче булабыз, киләсе елда программа яңадан торгызылгач, республика завод белән хисаплашып бетерәчәк, ягъни калган яртысын түләячәк”, - дип белдерде Ляхов.

Ул әлегә Татарстан өчен күпме трактор җитештереләчәген тәгаен әйтмәде. Егәрлегенә карап, 5,1 млн сум, 6, 5, 7,5 млн сумлык тракторлар да бар.

Фото: Александр Эшкинин

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев