Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Пилотсыз КАМАЗ-1221 электробусы чокырларны әйләнеп уза ала - А.Гогенко

Пилотсыз техника, кеше күзеннән аермалы буларак, чокырның тирәнлеген “күрә”, ягъни аны бәяли ала, ди НАМИ” генераль директоры урынбасары.

Пилотсыз КАМАЗ-1221 “Киң Адаптацияле Транспорт Логистикасы”  - “ШАТЛ” - теләсә нинди юлда йөри ала. Әлеге фикерне “Татар-информ” корреспонденты белән әңгәмә барышында “НАМИ” дәүләт унитар предприятиесе генераль директорының стратегик үсеш буенча урынбасары Алексей Гогенко әйтте.

“Әгәр дә хәзер безнең юлда чокыр барлыкка килгән булса, ул аны әйләнеп үтәр иде. Электробуска моның өчен кирәкле барлык техник чаралар, радар һәм лидарлар куелган”, - дип аңлатты Гогенко. Ул пилотсыз техниканың, кеше күзеннән аермалы буларак, чокырның тирәнлеген “күрә”, ягъни аны бәяли алуын аңлатты.

КАМАЗ бүген иртән Казанда “ШАТЛ” пилотсыз электробусын демонстрацияләде.

Транспорт чарасы Татарстан автогиганты һәм “НАМИ” дәүләт унитар предприятиесенең уртак эшләнмәсе булып тора.


 

Фото: Михаил Захаров

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев