Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Питрәч районы башлыгы йомырка фестивалендә салат ясаган һәм тавык ите пешергән

Питрәч авылында “Скорлупино” IV Бөтенроссия фестивале узды.

Питрәч авылында "Скорлупино" йомырка фестивале узды. Анда районы башлыгы йомырка фестивалендә салат ясаган һәм тавык түше пешергән. Бу турыда район басмасы яза.

Йомырка ыргыту буенча чемпионат, мастер-класслар, дегустация мәйданчыклары һәм башкалар да үткәрелгән. Оештыручылар кунакларга яңа программа тәкъдим иткән.

Фестиваль кысаларында яңа гастрономия рекорды куелды. Биредә 7777 йомыркадан иң зур табә әзерләгәннәр. Фестивальдә Смоленск өлкәсеннән килгән кунаклар, узган ел иң зур йомырка табәсе әзерләү буенча рекорд куйган СметаниноFest командасы вәкилләре катнашты.

Кичә "Скорлупино" фестивалендә яңа рекорд куелды. Смоленск кунаклары “Сметанино” кошчылык фабрикасының сату бүлеге башлыгы - Яна Морозова һәм челтәрле сегмент буенча җитәкче Светлана Коренькова район башлыгы Илһам Кашапов һәм “Ак Барс” кошчылык комплексының ветеринария буенча генераль директоры урынбасары Ренат Алишин белән бергә аш-су ярышында катнашкан. Баттлда катнашучылар “Тавык бавырыннан салат” һәм “Грильдә тавык түше” әзерләгән.

Фестивальдә беренче тапкыр "Чебешләр уены" ярышлары узган, анда фестивальнең иң кечкенә катнашучылары ярышкан.

Фото: pestrecy-rt.ru

http://pestrecy-rt.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X