Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Питрәч районы Шәле авылында балыкчылар беренчелеге үтәчәк

Җиңүчеләрне тоткан балыкларның гомуми авырлыгына карап билгеләячәкләр.

2018 елның 1нче июлендә Шәле авылы буасында һәвәскәр балыкчы Миңнулла Шәмсетдинов истәлеге призына калкавычлы кармакка балык тоту буенча ачык беренчелек үтәчәк, дип яза  район газетасы.

Ярышлар 8.30 сәгатьтә башлана. Башта катнашучыларны теркәү һәм җирәбә салу булачак. Ярышта катнашучыларга бернинди чикләүләр юк.

Катнашучыларга бер калкавычлы кармак белән балык тотарга туры киләчәк. Алдавыч һәм җимнәрне катнашучы үзе сайлый.

Җиңүчеләрне - тоткан балыкларның гомуми авырлыгына карап билгеләячәкләр.

Шулай ук балыкчылык буенча кызыклы ярышлар оештырылачак.

Җиңүчеләрне һәм призерларны ярышларны оештыручылардан һәм иганәчеләрдән - “Барысы да балыкчылык өчен” (Механизаторлар урамы, 1Б йорт) кибетеннән һәм Илфат Галимуллиннан истәлекле бүләкләр көтә.

Фото: tatar-inform

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев