Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Питрәч районының Пановка төзәтү колониясе мәчетенә 40ка якын мөселман йөри

Бәйрәмнәрдә аларның саны 50дән артып китә.

 (Казан, 17 октябрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Питрәч районының Пановка авылында урнашкан 3нче төзәтү колониясе каршындагы “Рәхмәтулла” мәчетенә 40ка якын мөселман йөри. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә әлеге колония мәчетенә шефлык итү өчен билгеләнгән “Ярдәм” мәчете мулласы Солтан Сөләйманов әйтте.

“Монда атнасына ике тапкыр – сишәмбе һәм җомга көннәрендә килеп, дәресләр уздырабыз. Иншаллаһ, дин юлына килүчеләрнең саны арта. Бер ел элек дәресләргә нибары 4-5 кенә кеше килсә, хәзер аларның саны 40 ка җитә. Бәйрәмнәрдә исә тагын да күбрәк җыелалар. Мин монда ике тапкыр - Корбан, бер мәртәбә Ураза гаете уздырдым. Тоткыннар арасында дингә тартылучылар күп”, – диде ул.

Посещение Муфтием Татарстана ИК-3

Дәресләрнең максаты: әсирләрне дини тормыш белән таныштыру, хак юлга өндәү, ислам дине белән бергә үзгәрергә чакыру.

“Тоткыннарның дини белем алырга теләкләре көчле. Алар хәтта вәгазь тыңлау, хәдисләр ятлаудан тыш, Коръәнне гарәп телендә укырга телиләр”, – ди Солтан хәзрәт.

Колониядәге мөселманнар биш вакыт намаз укыса да, мәчеткә махсус режим белән генә керәләр. Гадәттә Аллаһ йортында өйлә намазына җыелалар.

Посещение Муфтием Татарстана ИК-3

 

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев