Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Полицейскийны кыйнаган Саба кешесен хөкем иттеләр

Суд Саба районы Шәмәрдән бистәсендә яшәүче ике ир-атны хөкем итте. Аларның берсенә 30 мең сум штраф салынды, икенчесен 1 ел 9 айга кырыс режимдагы колониягә җибәрелде дип хәбәр итә "Татар-информ".

24 июль көнне "Лада Калина" автомобилен йөртүче ДПС хезмәткәрләрендә шик уята. Аларның документларын тикшерергә теләгән полицейскийларга өч ир каршы төшә. ДПС инспекторлары китәргә кушкач, алар читкә китә, әмма полицейскийларны мыскыл итә башлый.

Исерек ирләр полицейскийларга Шәмәрдәннән китәргә куша, аларның берсе инспекторны төртеп җибәрә. Тагын берсе икенче полицейскийга ташланып, аңа берничә тапкыр суга. Полиция хезмәткәре һавага ата, әмма исерекләрне бу куркытмый. Инспектор аның аягына атарга мәҗбүр була. Балтыры яраланган ир сырхауханәгә озатыла. 

Аларны тоткарлыйлар һәм полиция бүлегенә җибәрәләр. Исерек ирләрнең берсе урлашулар һәм талау өчен җиде тапкыр хөкем ителгән була. Яраланган ирнең элегрәк кеше үтерү өчен хөкем ителгәнлеге ачыклана.

Суд ике ирне дә хакимият вәкиленә һөҗүм итүдә гаепле дип табыла. Алар үз гаепләрен таный. 

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: байлар сабасы полиция шәмәрдән криминал