Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ПОЛИЦИЯ ХӘБӘР ИТӘ

Явлаштау кешесе Сабада яшәүче хатын-кызның кесә телефонына шалтыратып, Интернет челтә­ренә җенси характердагы видеоязма урнаштыру белән куркыткан, аннан 6 мең сум акча алган.

Иске Икшермә  кешесе авылындагы йортларның берсеннән  4 мең  сумлык телефон  урлаган. Ул гыйнвар аенда да Татар Икшермәсендәге  шәхси  йортларның  берсеннән 5 мең  сум акча чәлдергән булган.

 Сатыш авылы  кешесе фермадагы бозаулар торагыннан бәясе 7 мең  сумлык ике  капчык  коры сөт  урлап, Сабабашта  яшәүчегә саткан.

 Күзәтү астына алынган Шәмәрдән кешесе суд тарафыннан билгеләнгән йөкләмәләрне  үтәмичә, берничә  тапкыр административ  хокук бозган. 

  Шәмәрдәндә  яшәүче хатын-кыз исерек хәлдә, хулиганлык ниятеннән чыгып, аңлы рәвештә Казан кешесенең автомобиленә 9 мең сумнан артык  зыян  салган.

  Саба  кешесе исерек хәлдә үтерү белән янап  авылдашына  суккан һәм  аяклары бе­лән  типкәләгән. Нәтиҗәдә кыйналучының  сәламәт­легенә уртача  авырлыктагы  зыян   килгән.

 Лесхозда  яшәүче аек булмаган хәлдә,  көч  куллану белән  куркытып,  авылдашының 3,5 мең  сум акчасын  урлаган.

  Иске  Икшермә  авылында   яшәүче хатын-кыз кадет мәктәбе-интернаты ашханәсенә  законсыз  үтеп  кергән һәм 2 мең  сумнан артык бәядәге  азык-төлек урлаган.  Март аенда булган әлеге  фактлар буенча  җинаять эшләр  кузгатылды.

  Районда криминал вәзгыятьне кискенләштермәү һәм җәмәгать иминлеген тәэмин итү өчен  кылынган яки кылыну  ихтималы булган җинаятьчелек гамәлләре, хокук бозу, шулай  ук  бәхетсезлек очраклары, юл-транспорт вакыйгалары, гадәттән тыш хәлләр турында кичекмәстән  Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба районы бүлегенә  2-33-42, 2-32-02, 02 телефоннарына  шалтыратып хәбәр итүегезне  сорыйбыз.

Людмила Юзеева,

штаб начальнигы

Фото: https://pixabay.com | cocoparisienne

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев