Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Полиция ниләр хәбәр итә?

02 хезмәте

Шәмәрдәндә  яшәүче исерек  хәлдә ике  арада  килеп  чык­кан низаг  вакытында, үтерү белән  янап, танышын  кыйнаган.

Шәмәрдән кешесе  яшерен рәвештә Кырбаш авылында яшәүченең  йортыннан 87 мең  сум акча  урлаган. 

Югары Шытсу  авылы  кешесе 25 июльдә Сабада  “Лада” белән исерек хәлдә идарә итә. Тикшерү барышында   аның моңа  кадәр дә аек булмаган килеш руль артына  утырганы  өчен  правасын  алдырганлыгы  ачыклана.

Байлар Сабасында   яшәүче ике яшь кеше белән  алдан  сөйләшеп, төзелеш  алып баручы хуҗалык территориясенә үтеп кергән һәм  алар  мәй­данчыктан металл әйберләр  урлаганнар.

Санап  кителгән  фактлар  буенча  җинаять  эшләре  кузгатылды. 

Людмила Юзеева,

 штаб начальнигы.

фото: pixabay

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев