Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Помидор нишләп каралды

Быел помидорларым бик яхшы үсеп, инде кызара башлаганнар иде. Ләкин беркөнне бакчама чыгып, яхшылабрак карасам, яшелләрендә дә, кызылларында да кара таплар бар. Икенче көнне бу таплар күз алдында зураеп, помидорлар дәррәү чери башлады. Яфраклары да бөтәрләнеп килгән, алар коңгырт-чия төскә кергән. Бу нинди галәмәт икән һәм аңа каршы тору чаралары...

Быел помидорларым бик яхшы үсеп, инде кызара башлаганнар иде.
Ләкин беркөнне бакчама чыгып, яхшылабрак карасам, яшелләрендә дә, кызылларында да кара таплар бар. Икенче көнне бу таплар күз алдында зураеп, помидорлар дәррәү чери башлады.

Яфраклары да бөтәрләнеп килгән, алар коңгырт-чия төскә кергән. Бу нинди галәмәт икән һәм аңа каршы тору чаралары бармы?
Л.ЗӘКИЕВА. Казан.

Помидор чери дип борчылып, редакциягә чылтыратучылар күп булды, таныш-белешләр арасында да бөтен уңышларын җыеп түгүчеләр бар. Белгечләр әйтүенчә, республиканың кайбер районнарында, шулай ук Казан тирәсендәге бакчаларда помидорларга фитофтороз чире эләккән. Аның төп билгесе - бер төн эчендә каралып чыгуы, шу-ңа күрә алдан чарасын күрү мөмкин түгел диләр. Фитофтораны гадәттә июль азагында һәм август аенда еш яуган яңгырлар, артык дымлылык китереп чыгара икән. Бу вакытта көндезләрен җылы була, ә төнлә температура шактый салкын, нәтиҗәдә төнге юеш, салкын һава помидорны черетә. Чир эләккән помидорларны белгечләр түгеп, күмеп куярга яки ягарга киңәш итә-ләр, шулай ук помидор үскән туфракның өске катламын да ташларга кирәк диләр, югыйсә аның таралуы, бүтән культураларга зыян салуы бар икән. Фитофторозны дәвалау чарасы юк, аңа каршы бары тик профилактика гына үткәрәләр. Моның өчен помидорлар чәчәк аткач, "Татту" һәм "Танос" дигән препаратлар сиптерергә киңәш ителә. Моннан тыш, халык ысуллары да бар: 10 литр суга 1 литр сөт кушып һәм 20 тамчы йод тамызып, шуны ун көн саен даими сиптереп торырга. Яки инде 100 г сарымсакны ваклап, өстенә су салып, бер тәүлек төнәтергә дә, аннары шуны 10 литр суга кушып, 1 грамм марганцовка салып, помидорларга бөркергә.

P.S. "ТатНИИСХ", ягъни Татарстан Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты галимнәре бәрәңгенең төрле чир-вирусларга, корылыкка һәм артык дымга бирешми торган яңа ике сортын уйлап тапканнар. "Кортни" һәм "Регги" исемнәре алган әлеге сортларны ике ел дәвамында сынаганнар һәм алар табигатьнең кырыс шартларында да мул уңыш бирүләрен, эссе һәм коры һавага, юешкә каршы тора алуларын, вируслы чирләр йоктырмавын, матур формадагы бәрәңге бирүләрен күрсәткәннәр.

Татарстан яшьләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев