Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Популяр Чаллы җырчысы мәктәпне тәмамлады

Бер ел элек ул әти-әнисе белән Мәскәүгә күченеп киткән иде.

Танылган Чаллы җырчысы Лия Шәмсина мәктәпне тәмамлады. Бер ел элек аның гаиләсе Мәскәүгә күченде, ул шундагы 118 нче мәктәптә укыды.

«Мәскәүдә Лия өчен яңа иҗади үрләргә юл ачыла, федераль дәрәҗәдә, — дип аңлата күченүләренең сәбәбен әнисе Миләүшә Шәмсина. – Кыз үзенең туган шәһәрен онытмый, шәһәр хакимияте тарафыннан җибәрелгән Чаллыда үткәрелүче чараларда катнашырга чакыруларны рәхәтләнеп кабул итә”.
Хәзер Лия имтиханнарга әзерләнә. Ул инде кайсы уку йортына керергә икәнен уйлаган, әмма әлегә аны сер итеп саклый, дип яза “Челнинские известия” басмасы.

Фото: Миләүшә Шәмсина.

http://maydan.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев