Популяр җырлар авторы Ирек Габдрахманов: «Илһам миңа аякларым тыңламый башлагач килде»
12 февраль Тинчурин театрында йөзләгән җырлар авторы, инвалид Ирек Габдрахмановның иҗат кичәсе узачак. Ирек Габдрахманов 1962 елның 8 сентябрендә Башкортстанның Бүздәк районының Яңа Актау авылында туган. Бүгенге көнне Германиядә яшәп, иҗат итә. Аның ни өчен туган ягыннан ераклашырга мәҗбүр булганын белдек.
— Ирек абый, ни өчен нәкъ менә иҗат юлын сайларга булдыгыз?
— Дөресен генә әйткәндә, мин иҗат юлын сайламадым, ул үзе мине сайлады. Инвалид булсам да, икътисадчы булып та, бухгалтер булып та эшләдем. Иҗат – һөнәр түгел. Кечкенә чакта үземнең китабымны бастырырга хыялланган идем, тик акча җитмәү сәбәпле әлеге хыялымнан баш тартырга туры килде.
— Беренче иҗат җимешегезне хәтерлисезме?
— Илһам миңа аякларым тыңламый башлагач килде. Шигырьләрдә юану таба идем: кеше ничектер яшәргә тиеш. Хәтерлим, әлбәттә, 11 яшемдә иң беренче шигыремне язган идем. Башкортстанның “Пионер” газетасында бастырдылар аны. Ул вакытны никадәр шатланганымны үзем генә беләмдер. Газетада үз исемемне күрү миңа бик ошады, шуңа күрә әлеге шаукымнан бүген дә арына алмыйм.
— Ниндирәк темалар сезне үзенә тартып тора?
— Хыялдагы мәхәббәт темасы минем күңелемдә зур урын ала. Кызганыч, җаваплы мәхәббәт тормышымда очрамады. Җырлар яза башлагач, темалар үзгәрде. Шуны әйтеп китәргә кирәк: яңа җыр туа башлагач, аны кем башкарачагын алдан ук билгеләп куям.
— Бүген шигырьләр иҗат итүчеләр шактый. Үзегезне автор буларак танытыр өчен нәрсә эшләдегез?
— Үземне танылган автор дип әлегә атый алмыйм, өстәвенә, автор хокукым да юк. Бүген конкуренция бар, һәм мин аның белән ризалашам. Дөресен әйткәндә, минем аңа исем китми. Җырларымны алмый башласалар, язу стилен, җырларның ритмын үзгәртәм.
— Ә җырлар язу сәләте кайдан чыкты? Илһамны кайдан аласыз?
— Җырлар иҗат итә башлавыма бер генә ел. Фирзәр Мортазин, Гөлназ Закирова, Илгиз Закиров, Шамил Шәрифуллиннарга мөрәҗәгать иттем. Үзеннән-үзе килеп чыкты ул: шигырь язганда, көй кайдандыр чыга башлады. Илһамны исә тормышның һәр мизгеленнән, гаиләмнән алам. Апам Франциядә яши, энем гаиләсе белән Германиядә.
— Туган яктан ник китәргә булдыгыз?..
— Ташлап киттем, дип бер дә әйтә алмыйм. Европа илләрендә чиремнән дәва эзләп киттем. Бүген Башкортстанга кире әйләнеп кайту теләге белән янып йөрим. Тик мөмкинчелегем әлегә юк. Кызганыч, иҗаттан башка бернәрсә белән дә шөгыльләнә алмыйм. Иҗат – минем яшәү чыганагым.
— Ничәнче еллар иде ул? Ничек кабул итте сезне чит илләр?
— 2012 елны Франциягә күчеп китәргә булдым. Анда ике ел яшәдем. Чын дөресен әйткәндә, Европа минем өметләремне акламады. Анда кешеләргә караш башка, медицина, гомүмән, үзгә. Кире әйләнеп кайтачак көнемне, өметләнеп, көтәм.
— Чит төбәктә торсагыз да, татар телендә камил аралашуыгыз сөендерә. Телне онытмаска сезгә нәрсә ярдәм итә?
— Әйткәнемчә, якын кешеләрем дә Европада тора. Алар белән аралашу туган телемне онытырга мөмкинлек бирми. Туган телемне ташламам, дип уйлыйм. Башка телне өйрәнү теләге юк та диярлек дәрәҗәдә. Германиядә яшәсәм дә, җаным белән мин туган ягымда.
— 28 ноябрь Казанда “1000 рәхмәт” фестивале үтте. Әлеге хәйрия чарасының максаты сезгә ярдәм күрсәтүдә иде. Тагы да иҗат итәргә этәргеч һәм көч бирдеме проект?
— Әлбәттә, хәйрия фестивале иңнәремә канат куйды, дисәм дә арттыру булмас. Материаль яктан да ярдәм итә алды проект, шул ук вакытны танылуым да артты. Туган ягымнан ерак булсам да, мин гел татар җырчылары белән элемтәдә торам. Аларга рәхмәтем зур! Алга таба да бергә эшләргә язсын дигән теләктә калам.
Алинә Айдарова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев