Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Праймериз дебатларында халыкның яшәү дәрәҗәсе мәсьәләсе алгы планга чыккан

Виктор Сидоров укытучыларның проблемалары да күтәрелгәнен әйтте.

Праймериз дебатларында, сайлаучылар белән очрашуларда алгы планга халыкның яшәү дәрәҗәсен арттыру мәсьәләсе чыккан. Бу хакта “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Татарстан бүлеге матбугат үзәгендә Казан федераль университетының политология кафедрасы доценты Виктор Сидоров әйтте.

"Социаль-икътисади үсеш проблемасы алга чыга. Дебатларда төрле өлкәләрдән экспертлар, белгечләр булуы яхшы иде - мәгариф, нефть сәнәгате тармагы вәкилләре, район башлыклары, эшмәкәрләр. Барысы да сүзне яшәү дәрәҗәсен күтәрү, хезмәт хакын арттыру, икътисадның реаль секторын үстерү турында башлады. Аннары һәркайсы үз идеяләрен тәкъдим итте", - диде Сидоров.

Аның сүзләренчә, теге яки бу өлкәдә ташламалы кредитлар, ниндидер өлкәдә бюрократияне бетерү, дәүләт идарәсе, дәүләт электрон документлар әйләнеше буенча кызыклы идеяләр күп яңгыраган. "Болар бөтенесе программага керәчәк. Ләкин төп фикер - социаль-икътисади үсеш һәм халыкның яшәү дәрәҗәсе", - диде ул.

Сидоров үзенең коллегалары да мәктәп белеме мәсьәләләрен күтәргәнен, Әниләр ассоциациясе ягыннан да фикерләр яңгыраганын әйтте. "Алар мәктәп проблемаларын күтәрде. Бездә укытучылар якланмаганын, фотография куйма, тегене-моны эшләмә, дип укытучыларга һөҗүм булганын әйттеләр. Сайлаучылар белән очрашуда укытучылар мине үзләре дә хуплады", - диде.  

Фото: Салават Камалетдинов

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X