Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Президент Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык Юллама белән мөрәҗәгать итәчәк

Рәсми чара бүген Казанда Салих Сәйдәш исемендәге Зур концерт залында 10.00 сәгатьтә башлана.

Бүген, 24 сентябрьдә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт Советына еллык Юллама белән мөрәҗәгать итәчәк.  Бу хакта Татарстан Президентының рәсми сайтында хәбәр ителде.

Җәйге сессия 40 нчы утырыш белән башланып китәчәк, анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Татарстан Республикасы Дәүләт Советына Юлламасы укылачак.

Юллама турыдан-туры телевидение һәм радио аша тапшырылачак.

Татарстан Республикасы Президенты сайтында (www.president.tatarstan.ru) чараның онлайн трансляциясе оештырылачак.

Рәсми чарада барлыгы 600гә якын кеше - Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары, республиканың муниципаль берәмлекләре, учреждениеләре һәм предприятиеләре җитәкчеләре, җәмәгатьчелек вәкилләре катнашыр, дип көтелә.

Фото: Ильнар Тухбатов/архив

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X