Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Президент Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкын Корбан бәйрәме белән тәбрикләде

Без Исламга һәм башка традицион диннәргә хас булган рәхим-шәфкать, гаделлек идеаллары һәр кешенең күңел түрендә урын алыр, мәгънәсез, диелә котлауда.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Корбан бәйрәме уңаеннан республика мөселманнарына мөрәҗәгать итте.

"ХөрмәтлеТатарстан мөселманнары!

Кадерле ватандашлар!

Сезне Корбан бәйрәме уңаеннан чын йөрәктән котлыйм. Һәрбер мөэмин мөселманның игелекле уйлары, карашлары тантаналы бу көннәрдә ислам дөньясының мәркәзе – Мәккәгә юнәлгән. Аллаһы Тәгаләгә сыенып изге урыннарга хаҗ кылу, ихлас гыйбадәт, Аллаһ ризалыгы өчен чалына торган корбан һәм кадерле ата-бабаларыбыз рухына багышлаган дога – бу күркәм гамәлләребез белән без иман нуры яктысында, рухи камилләшү аша яшәешнең бөек серен ача киләбез.

Корбан гаете – хәерле эш-гамәлләргә, тынычлыкка, бердәмлеккә өндәүче зур бәйрәм. Иманлы һәр кешенең җанын бу вакытта мохтаҗларга ярдәм итү, миһербан-мәрхәмәт күрсәтү, ата-анага, өлкәннәргә хөрмәтле һәм илтифатлы булу хисләре били, киләчәккә якты өметләр тагын да арта. Без Исламга һәм башка традицион диннәргә хас булган рәхим-шәфкать, гаделлек идеаллары һәр кешенең күңел түрендә урын алыр, мәгънәсез дошманлыкка һәм низагларга чик куелыр дип ихластан ышанабыз.

Язмышлары Казанга нык бәйләнгән күренекле ике шәхес – философ һәм мәгърифәтче: мәшһүр татар галиме Шиһабетдин Мәрҗаниның һәм рус язучысы Лев Николаевич Толстойның быел республикабызда юбилейларын билгеләп үтүгә бәйле рәвештә мондый инанулар хәзер йөрәккә тагын да якынрак.

Төрле милләт, төрле дин тотучылар вәкилләре үзара дус-тату яшәгән, хезмәттәшлек иткән Татарстанда дини оешмаларның гомум социаль бурычларны хәл итүдә бердәм эш йөртүе аеруча зур әһәмияткә ия. Иң беренче нәүбәттә, бу шарт традицион рухи нигезләргә таяну гаять мөһим булган гаилә институтын ныгытуга кагыла.

Корбан бәйрәме әхлакый үсешкә яңа мөмкинлекләрача, яшәү дәртен, гаиләләребез һәм халкыбыз язмышы өчен җаваплылык хисен көчәйтә. Бәйрәм ямьле, шатлыклы, матур тәэсирләргә бай булсын!

Хөрмәтле татарстанлылар, һәммәгезгә Аллаһ рәхмәте белән тынычлыкта, иминлектә, муллыкта яшәвегезне, бәхетле, игелекле гомер кичерүегезне телим!" - диелә котлауда.

Фото: архив/Михаил Захаров

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев