Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Президент Әзһәр Шакировны орден һәм машина белән бүләкләде [+фото]

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, 75 яшьлек юбилее уңаеннан, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Әзһәр Шакировны кабул итте. - Чын күңелдән Сезне юбилеегыз белән котлап, исәнлек-саулык телибез. Сәнгатебезне үстерүгә, республикабызны танытуга, татар халкыбызга хезмәттә күп көч куйганыгызны беләбез, шуңа да рәхмәт белдерәбез һәм дәүләт бүләге тапшырабыз, - диде Татарстан Президенты...

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, 75 яшьлек юбилее уңаеннан, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Әзһәр Шакировны кабул итте.

- Чын күңелдән Сезне юбилеегыз белән котлап, исәнлек-саулык телибез. Сәнгатебезне үстерүгә, республикабызны танытуга, татар халкыбызга хезмәттә күп көч куйганыгызны беләбез, шуңа да рәхмәт белдерәбез һәм дәүләт бүләге тапшырабыз, - диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.

Шулай итеп, ТР Президенты Указы белән, күпьеллык иҗади эшчәнлеге һәм татар театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткәне өчен, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры драма артисты Әзһәр Шакиров "Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен" ордены белән бүләкләнде. Президент юбилярның күкрәгенә орденны үз куллары белән беркетеп, аңа җиңел машина ачкычы тапшырды.

- Халык сәнгатьне ярата, зурлый, һәм Сезгә халыкның ихтыяҗларын үтәгән өчен, театрыбызга чит илләргә чыгарга ярдәм итеп, үзебезнең театр сәнгатен таныту мөмкинлеге биргән өчен рәхмәтемне җиткерәм. Бу бүләк бөтен академия театрыбыз тырышлыгын бәяләү, - диде Әзһәр ага Шакиров. Ул Президентка театрга багышланган еллары турында китаплар да бүләк итте.

Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев