Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Президентта кунакта

Һәр елны республиканың укуда алдынгы, иң сәләтле һәм актив укучыларын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәренең «Татнефть-Арена» боз сараена мәртәбәле чарага – Чыршы бәйрәменә җыя. Безнең районнан Яңа ел тамашасында уку алдынгысы, төрле бәйге-конкурслар, спорт ярышлары җиңүчеләре булган 32 укучы катнашты.

Бәйрәм кунакларын Рөстәм Миңнеханов яңа 2021 ел белән тәбрикләп, Татарстаныбызның өметле киләчәгендә әлеге сәләтле балаларның роле зур булачагына ышанычын белдерде. Президент шулай ук очрашу барышында балаларның кызыксынулары, аларның укудагы уңышлары, хыяллары һәм киләсе елга планнарын сорашты, үзе дә балачактагы вакыйгалар белән уртаклашты.

Фото: Рәсми Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев