Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Приставкалар өчен компенсация

Кичә журналистлар өчен ТР Министрлар Кабинетында үткәрелгән видеобрифингта цифрлы телевидение приставкасы сатып алучыларга компенсация бирү турында сөйләшенде.

Хөкүмәт  ярдәме   аз керемле, балаларына айлык пособие алучы күп балалы һәм инвалид баласы булган гаиләләргә  (җан башына керем яшәү минимумыннан, ягъни 9170 сумнан түбәнрәк булса) һәм ялгыз яшәүче пенсионерлар һәм  инвалидларга (җан башына керем 20 мең сумнан түбән)  күрсәтеләчәк.  Компенсация  приставканың бәясе күләмендә түләнәчәк, ләкин 1 мең сумнан артмаячак. Моның өчен соңгы өч айда һәр хуҗалыктагы гаилә әгъзаларының кереме турында белешмәне, цифрлы телевизион приставка яки телевизион антенна сатып алынуын раслаучы документны социаль  яклау бүлегенә 2019 елның 1 декабренә кадәр тапшыру кирәк.  Күп балалы һәм инвалид балалары булган гаиләләр керем турында белешмә тапшырудан азат ителә. Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова әйтүенчә, айлык пособие алганлыктан, аларның кереме турында мәгълүмат болай да билгеле. Приставкалар (2012 елга кадәр чыгарылган телевизорларда алар юк) быелның 14 октябрендә аналог тапшырулар туктатылганлыктан,  цифрлы телевидение  карау  өчен  кирәк  булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев