Саба таңнары

“Привет от Сталина!”

Мөхәммәтвәлигә 18 яшь тулып, ул Кызыл Армия сафларына алынып, нимес илбасарларына каршы сугышка китәрмен дип торганда аны 5 елга төрмәгә ябып куялар.

Ә бер ел элек кенә авыл Советы рәисе булып эшләгән әтисе, халык дошманы дип, Себергә озатылган була. НКВДга барып, әтисе өстеннән ялган әләк бирүче куштан исә иректә йөри. Мөхәммәтвәлинең тимерче ярдәмчесе булып эшләгән чагы. Бервакыт теге куштан алачыкка килеп кергәч, егеткә карап: "Син теге Себергә озатылган халык дошманының малае бит әле?" - ди, күзләрен акайтып. Шунда нык ачуы килеп, кулындагы кызган тимер кисәген күтәреп, тегеңә таба атлавын сизми дә кала егет: "Бер гаепсез кешене төрмәгә утыртучы чын халык дошманы син ул, кабәхәт, бәреп үтергәнче ычкын моннан!" - дип кычкыра ул. "Мин сине нишләтергә белермен, көчек!" - дип кабалана-кабалана чыгып сыза теге. Ул, шул ук көнне район үзәгенә барып, милиция бүлегенә кереп: "Үтерү белән янады", - дип әләк җиткерә. Икенче көнне ук Мөхәммәтвәлине кулга алып, милициягә алып китәләр. Ул чордагы хәлләр мәгълүм бит инде, тикшереп-нитеп тормыйча гына, 5 елга утыртып та куялар.
1941 елның салкын көзе. Фашистларның барлык фронтларда безнең гаскәрләрне кысрыклап килгән бик куркыныч-дәһшәтле вакыт. Барлык арестантларны - яшен дә, картын да таңнан алып, төнгә кадәр окоп казыталар. Көнгә 300 грамм ипи һәм ике тапкыр кәбестә баландасы гына бирәләр. Эш бик авыр. Үтереп ашыйсы килә. Җеп өзәрлек тә хәл юк. Гәүдәләр сөяк белән тиредән генә тора.
Балчык атудан аз гына туктасаң да, хәрби киемдәге сакчылар, мылтык түтәсе белән аркага төртеп: "Тизрәк кыймылда!" - дип кычкыралар. Мөхәммәтвәли шунда окоп кырыенда астан казып өскә атылган балчыкны зур тимер көрәк белән ераккарак читкә ташлап тора. Бервакыт янәшәдәге урыс мужигы, аңа карап, кычкырып җибәрә:
- Ты что, падла, глиной кидаешься?!
- Извините, пожалуйста, я не нарочно, - дип әйтүгә, шул ук мизгелдә теге урыс егет янына сикереп, бар көченә аның күкрәгенә китереп суга. Егет ике метр тирәнлектәге окоп төбенә, җиргә кадап куелган лом өстенә мәтәлеп төшә. Лом, фуфайканың сул ягыннан кереп, кабыргаларны сыдырып, муены яныннан килеп чыга. Ярый әле, Аллаһ саклаган, муенга кадалган булса, беттең, дигән сүз.
Шунда барысын да күреп торган, чәчләре агарып беткән, олы гәүдәле бер грузин, тиз генә егет янына килеп, саклык белән ломны киемнән арындыра. Фуфайканы салдыргач, егетнең кан саркып торган тәнен күрүгә:
- Я сычас! - дип баскычтан җәһәт кенә өскә менеп китә һәм теге урыс янына килеп:
- Ты, что, дорогой, разе не панимаешь, ведь бедного мальчика убить мог. Разе так ударяют? Ударить надо вот так! - дип, күз ачып йомганчы, чәйнек кадәр йодрыгы белән тегенең чигәсенә китереп тондыра. Шунда мужик, башы түбән килеп, окоп өстенә очып төшә. Кичкә кадәр аның шуннан торып китүен күрүче булмый.
Эш беткәч, грузин абзый, егет янына килеп:
- Как тебя завут, сынок? - дигән сорауга "Мухамметвали", дигән җавапны ишетеп: "Ты, оказывается, сын татарского народа", - дип куеныннан ярты кирпеч ипи чыгарып бирә. Ул соңыннан да бу гаҗәеп ярдәмен кабатлап тора.
Беркөнне көчле яңгыр явып торганга, эшләп булмаганга, грузин агай, егет янына килеп:
- Мухамметвали, сычас иди вон туда, в пекарню, скажи грузчику: "Привет от Сталина!" И увидишь что будет, - дип пышылдый.
Окоптан йөз адымнарда гына урнашкан кызыл кирпечтән салынган зур бина янына килеп, ат арбасындагы әрҗәгә яңа пешкән, хуш исе әллә кайларга таралган ипи төяп торучы чем кара чәчле, зур гына мыеклы кеше янына килеп: "Сталиннан сәлам!" - диюгә теге адәм, үз алдында ябык кына бер үсмер күреп: "Сине монда кем җибәрде?" - дип сорый.
- Бергә окоп казучы чал чәчле бер абый", - дигәч, ул егеткә кап-кайнар ипи тоттыра һәм:
- Кеше-кара күрмәгәндә тагын килеп тор, - дип озата.
Ул пекарняда, ни өчендер, гел грузиннар гына эшләвен егет соңыннан гына аңлый. Бер уйласаң, моның серенә төшенү кыен да түгел. Илнең хуҗасы дәһшәтле грузин Сталин ләбаса.Хәтта төрмәдә дә шуңа күрә бу халык вәкилләрен җылырак - ипи исе килгән урыннарга урнаштырганнар, күрәсең.
Озакламый яшь егет, хәл җыеп, көч туплап, үсеп-тазарып китә. Төрмәдән исән-сау котылып кайткач, Мәскәүдән ерак түгел Иваново янындагы торф предприятиесенә безнең яклардан махсус вербовка белән җибәрелгән күп меңләгән татар егетләре-кызлары белән бергә Мөхәммәтвәли дә эшкә китә. Аның анда күргәннәрен дә китап итеп язарлык...
P.S. Мин бу хәлләрне бүген 93 нче яше белән баручы Мөхәммәтвәли абыйдан ишеттем. Дөньяның ачысын-төчесен күп татыган, җитмеш төрле һөнәр иясе, күңел кылларын тибрәндереп, үзәкләргә үткәреп җырлый да белүче, бүген дә яшәү дәрте сүнмәгән бик булдыклы кеше ул.
Фарук НӘФИЕВ. Тәтеш.

 

Без социаль челтәрләрдә: ТелеграмВКонтактеТикТок, ЮтубОдноклассникиТвиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: