Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Прививка – гриппка киртә

Көзге-кышкы чорда грипп һәм вируслы өске сулыш юллары белән авыручылар саны ел саен кискен арта.

Саба районында  узган  сезонда 2486 кешегә, ягъни халыкның 8 процентына әнә шундый диагноз  куелган булган (2016 елда халыкның 3,6 проценты авырган). Узган сезонда тикшерелгән 43 авыруның 79 процентында гриппның В, 14 процентында – А (Н3N2), 7 процентында А (H1N1)sw09) вирусы табылган. Аларның 74 проценты прививка  ясатмаган  булган. 20172018 еллар  сезонында районда 13383 кеше (44%) гриппка каршы вакцина  алган. Шуларның 13190ы – милли календарь буенча, 193 кеше финанслауның  башка  чыганаклары исәбенә прививка ясаткан. Быел  районда милли календарь буенча халыкның 48 процентын,  ягъни 14840 кешене вакциналаштыру  планлаштырыла. Әлеге  саннар  Саба  муниципаль районының санитар-эпидемиягә каршы комиссиясе  утырышында китерелде. Районда грипп һәм йогышлы вируслы  авыруларның таралуын кисәтү максатында оешма-учреждение җитәкчеләренә  персоналны иммунлаштыруда поликлиникага булышлык күрсәтергә тәкъдим ителә. Карарда әйтелгәнчә, мәктәпләрдә вирусның таралуына каршы чаралар күрелергә, сыйныфларда укучыларның 20 проценты авырган очракта дәресләр үткәрелмәскә тиеш.  Россиядә грипп  көчәйгән вакыт февраль башына туры  килер дип  көтелә.

Фото: https://pixabay.com | silviarita

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев