Саба таңнары

Прәннек ашаган үгезнең ите тәмле

Авыл хуҗалыгында беркайчан да тотрыклылык булмаган. Халык күпләп сыер тота башласа, сөт бәясе төшә, итчелек белән шөгыльләнсә, итне кая куярга белми аптырыйлар. Ярый ла, сөтне арзан бәягә булса да алып китәләр, ит җыю турында инде кайчаннан бирле шауласалар да, әлегәчә хәл итә алганнары юк. Әмма авыл халкы кул кушырып утырырга...

Реклама

Авыл хуҗалыгында беркайчан да тотрыклылык булмаган. Халык күпләп сыер тота башласа, сөт бәясе төшә, итчелек белән шөгыльләнсә, итне кая куярга белми аптырыйлар. Ярый ла, сөтне арзан бәягә булса да алып китәләр, ит җыю турында инде кайчаннан бирле шауласалар да, әлегәчә хәл итә алганнары юк. Әмма авыл халкы кул кушырып утырырга гадәтләнмәгән, барыбер терлек асрый. Урнаштыру ягын да үзе кайгырта.

Питрәч районының Тау Иле авылы Казанга якын урнашкан. Авыл җирлеге башлыгы Геннадий Шаров бел­дергәнчә, күпләр читкә китеп эшли. Колхоз гөрләп торган заманнарда терлекне күпләп асраганнар. Хуҗалык таралгач, терлек тә кимегән, халык та эшсез калган. "Авылдан читтә 200ләп кеше эшли, - ди Геннадий Николаевич. - "Ак барс"та, кошчылык фабрикасында эшләүчеләр дә шактый. Пановка коло­ниясендә 20ләп кешебез хезмәт куя. Казанга баручылар да күп. Дөрес, авылда урта мәктәп, балалар бакчасы, фельдшер-аку­шерлык пункты, китапха­нә, почта эшләп тора. Әмма бу социаль объектлар гына бар кешене дә эшле итә алмый шул". Шунысы гаҗәп: башка авылларда үз көн­нәрен күрү­че гаиләләр шактый булса, биредә андыйлар бер кул бармакларына сыеп бетә. "Читтә эшләгәч, үз хуҗалыгында терлек асрарга вакытлары юк", - дип аңлата җирлек башлыгы.

Шундый хуҗа­лыклар­ның берсендә безгә дә булырга туры килде. Рөстәм Була­тов­ның авыл хуҗалыгы белән шө­гыльләнүе "теш чыкканнан" бирле. Аңа бу тармак чит түгел. Заманында сыер да асрап караган, тавык та тоткан. Күпьеллык тәҗрибәдән чыгып, ит җи­тештерү күпкә уңайлы­рак, дигән фикергә килгән. "Сөтне көн саен урнаштырып торырга кирәк, җәйге чорда ул бик тиз әчи, әрәм дә булырга мөмкин. Итне исә сезонлап кына сатарга, клиентлар булгач кына чалырга була. Ә менә көн­дәлек сөтеңне урнаштыра алмасаң, кесәгә нык сугарга мөмкин", - ди фермер. Сөтне әрәм итмәс өчен күпме җәфа­ла­нуларын искә төшереп, шулай әйтүе аның.

- Менә бу урыннарда кыш көне юл булмый, - ди Рөстәм әфәнде, ферма урнашкан территорияне күр­сәтеп. - Сөт белән тулган фляганы ничек кирәк шулай күтәреп, күтәреп булмаса, өстерәп, юлга кадәр ташыган вакытлар булды. Шул вакытта күпмесен түгеп әрәм иттек. Уйлаштык та, ит тармагына өстенлек бирергә булдык. Дөрес, итне урнаштыру да җиңел түгел, клиентлар ки­рәк. Ә эшләмичә тик яту да дөрес булмас иде. Район үзәгендә ит сату өчен урыныбыз бар. Даими клиентларыбыз барлыкка килде, кайсы көн­нәрдә сату итәсебезне бе­ләләр. Алдан белешеп, өйгә килеп алучылар да шактый. Булганына шөкер итәбез. Аена 5 баш терлек суеп сатабыз.

70 баш терлек тәрбия­ләнүче ферма берничә өлеш­кә бүленгән. Бер почмакта - кечкенә бозаулар, алар янә­шәсендә үсеп ки­лүчеләр бәй­ләнгән. Чалынасы терлек­ләр аерым җир­дә. Бозауларны Оренбург, Башкортстан як­ла­рыннан алып кайталар икән. Фермада 3 кеше эшли. Үзләренең 600 гектарлап җир­ләре, техникалары бар. Авыл халкын да терлек азыгы белән тәэмин итеп торалар. "Бодаен да, арпасын да сатабыз. Кемгә нинди терлек азыгы кирәк, сатып бирәбез", - ди Рөстәм әфән­де.

- Мин бит - "чит ил" кешесе. Монда "Мишәрстан"нан күчеп килдем, - дип шаярта фермер. - Бездә малларга шикәр чөгендере ашаталар иде. Чөгендер ашаган тер­лекнең ите тәмле була. Шикәр - терлек организмы өчен бик кирәк. Сезнең ит бигрәк тә тәмле, диләр. Сәбәбе бик гади, без тие­шенчә шикәр ашатабыз.

Үзләренең кырларында үскән игеннәрдән тыш, терлекләргә икмәк заводыннан кайткан кипкән ипиләр, прәннек-печенье­лар да би­рә­ләр икән. Бер терлекккә бер килограмм исәбеннән ашаталар. Ипи, кондитер ризыклар белән сыйлау тер­лекләрнең тиз артуына ки­терә дә. Сугым терлек­лә­ренең 2 кило­грамм­га кадәр, үстерү һәм симертү бүлегендәге мал­ларның 1,5 килограмм ти­рәсе артым бирүенең сере дә шунда, ди фермер.

Лилия НУРМӘХӘММӘТОВА
Ватаным Татарстан
№ 61 | 28.04.2015

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: