Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Продукциягә бәяләр арта: иң зур бәяләр үзгәреше йомыркада күзәтелгән

Узган атнада да яшелчә бәяләре үсеше дәвам иткән. Бу атна башына булган мәгълүматлардан күренгәнчә, бәрәңге тагын якынча 3 процентка, кәбестә, суган һәм кишер 1,5-1,9 процентка кыйммәтләнгән. Бәрәңгенең килосы өчен хәзер сатып алучы уртача 13 сум 73 тиен түли. Кәбестәнең килосы уртача 12 сум 46 тиен, суган - 15 сум 85...

Узган атнада да яшелчә бәяләре үсеше дәвам иткән. Бу атна башына булган мәгълүматлардан күренгәнчә, бәрәңге тагын якынча 3 процентка, кәбестә, суган һәм кишер 1,5-1,9 процентка кыйммәтләнгән. Бәрәңгенең килосы өчен хәзер сатып алучы уртача 13 сум 73 тиен түли. Кәбестәнең килосы уртача 12 сум 46 тиен, суган - 15 сум 85 тиен, кишер - 20 сум 34 тиен тора.
Татарстан мәгълүматларына караганда, узган атнада иң зур бәяләр үзгәреше йомыркада күзәтелгән. Бәясе 12,2 процентка күтәрелеп, хәзер аның дистәсе уртача 45 сум 36 тиен тора. Атланмай, майлы эремчек, пастеризацияләнгән сөт, каймак, сыр, туңдырылган балык, сыер ите һәм аш тозы да беркадәр кыйммәтләнгән. Арыш һәм бодай оннары кушып пешерелгән, шулай ук беренче сортлы бодай оныннан пешерелгән ипи бәяләре үзгәрешсез калган. Токмач, тары ярмасы, шикәр комы, карабодай ярмасы, көнбагыш мае, бодай оны бәяләре бераз төшкән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев