Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ПРОФИЛАКТИКА ҖИТМӘСӘ

Узган ел дәвамында Татарстан хокук саклау органнары 800дән артык коррупциячел җинаять ачык­лаганнар, шулардан 300 җинаять теге яки бу рәвештә бюджет белән бәйле булган, 850 миллион сумнан артык зыян китерелгән.

Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанда Коррупциягә каршы эшне җайга салу комиссиясенең  видеоконференция режимында  үткән утырышында хәбәр итте. Коррупцион хокук бозуларның сәбәпләре итеп, контроль оешмалары хезмәткәрләренең җитәрлек дәрәҗәдә компетентлы булмавын, дәүләт һәм җирле үзидарә органнарының оешмалар эшен күзәтүдә җиренә җиткереп эшләмәүләре  аталды. Коррупцияле өлкәгенә мәнфәгатьләр конфликты, сатып алу эшчәнлеге, энергетика иминлеге, мәгариф һәм  медицина  хезмәтләре  кергән.  Муниципаль хезмәткәрләр  керемнәре турында декларация тутырганда меңгә якын  ялгышлык  җибәргәннәр.  “Хөкүмәткә һәм муниципаль берәмлекләр советына дәүләт җайга салу өлкәсендә вәзгыятьне өйрәнергә  кирәк. Без башта лицензия бирәбез, рөхсәтләрне, белгечләрне өйрәтәбез, ә соңрак анда хокук бозу ачыклана һәм штраф салына булып чыга. Аларны түләр өчен акчаны кайдан алырга, ягъни без үзебез кешене хокук бозуга этәрәбез. Профилактик эшчәнлек җитәрлек булмавы коррупциячел хокук бозуларга китерә. Һәр урланган рубль кимчелекләрне бетерүгә тагын да күп акча таләп итә",– диде Рөстәм Миңнеханов.

  Аннары видеорежимда күрсәтелгән агитация ролигында  шухыр-мухыр  китерүләрнең конкрет мисаллары белән танышу  мөмкинлеге  бирелде. Ролик төгәлләнгәннән соң Президент аппаратының  коррупциягә каршы  сәясәт идарәсе  җитәкчесе  Наил Бәдретдинов  чыгыш  ясады. Киңәшмәдә катнашучылар игътибарына  тәкъдим ителгән слайдлардан   күренгәнчә, коррупцияләнгәнлеккә ши­каять белдерүчеләр, Саба, Әтнә, Чирмешән районнарыннан  ка­ла, барлык  муниципаль берәм­лек­ләрдә теркәлгән. Шул  ук  вакытта ришвәтчелек турында халык фикерен өйрәнү максатында 2018 елда үткәрелгән социологик тикшерүләрдән күренгәнчә, Саба коррупциягә каршы  чараларны җирле  матбугатта  яктырту  җитәрлек булмаган муниципаль районнар исемлегенә кергән. Коррупция фактлары, власть органы вәкилләре, төрле хезмәт, предприятие һәм оешма вәкилләре тарафыннан хезмәт вазифаларын тиешенчә үтәмәү очраклары белән очрашсагыз, 2-31-44 “Ышаныч телефоны” на хәбәр итә аласыз.

Фото: https://pixabay.com | sajinka2

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев