Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Прокуратура бер төркем кешеләрне таптаткан таксистны сак астына алуны таләп итә

Казан прокуратурасы 9 май кичендә бер төркем кешеләрне таптаткан таксистны сак астына алуны таләп итә, дип хәбәр итә күзәтү органы. Һәлакәт 9 майда кичке сәгать 11ләр тирәсендә шәһәрнең Киров районында була. Такси йөртүче бәйрәм салютын карап, өйләренә кайтып баручы җәяүлеләрне таптата. Һәлакәт нәтиҗәсендә, биш кеше имгәнә, ул исәптән ике бала....

Казан прокуратурасы 9 май кичендә бер төркем кешеләрне таптаткан таксистны сак астына алуны таләп итә, дип хәбәр итә күзәтү органы.

Һәлакәт 9 майда кичке сәгать 11ләр тирәсендә шәһәрнең Киров районында була. Такси йөртүче бәйрәм салютын карап, өйләренә кайтып баручы җәяүлеләрне таптата. Һәлакәт нәтиҗәсендә, биш кеше имгәнә, ул исәптән ике бала. Тагын бер бала, җиде яшьлек кыз, фаҗига булган урында үлә. Ике бала (2002 һәм 2008 елда туганнар) Республика балалар клиник хастахнәсенә озатыла. Өч өлкән кеше (икесе 1982 һәм берсе 1980 елда туган) 12нче шәһәр хастаханәсенә китерелә. Хәзерге вакытта ике өлкән кеше һәм ике бала медицина учреждениеләрендә дәвалануын дәвам итә.

11 май көнне ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Тикшерү эшләре буенча Баш идарәсенең тикшерү бүлеге әлеге факт буенча РФ Җинаять кодексының 264нче маддәсе 3нче өлеше ("Саксызлык аркасында кеше үлеменә китергән юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу") буенча эш кузгатты.

Кичә Татарстан башкаласы прокуроры вазифаларын башкаручы Фәрит Сафин тикшерү органнарыннан судка таксистны сак астына алу турындагы дәгъва белән мөрәҗәгать итүне таләп итте.

Җинаять эшен тикшерү барышын республика прокуратурасы үз контролена алды.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X