"Пусть говорят" тапшыруының яңа чыгарылышында Малаховны Борисов алыштырган
Тапшыруны беренче булып Ерак Көнчыгышта яшәүчеләр караган. (Казан, 14 август, "Татар-информ"). Беренче каналдагы "Пусть говорят" тапшыруының Андрей Малаховтан башка яңа чыгарылышын беренче булып Ерак Көнчыгышта яшәүчеләр күргән. Тапшыруда Андрей Малахов урынында элек яңалыклар алып барган Дмитрий Борисов булган. Бу хакта INTERFAX.RU хәбәр итә. "Пусть говорят" тапшыруында катнашучылар элеккеге алып баручы...
Тапшыруны беренче булып Ерак Көнчыгышта яшәүчеләр караган.
(Казан, 14 август, "Татар-информ"). Беренче каналдагы "Пусть говорят" тапшыруының Андрей Малаховтан башка яңа чыгарылышын беренче булып Ерак Көнчыгышта яшәүчеләр күргән. Тапшыруда Андрей Малахов урынында элек яңалыклар алып барган Дмитрий Борисов булган. Бу хакта INTERFAX.RU хәбәр итә.
"Пусть говорят" тапшыруында катнашучылар элеккеге алып баручы хезмәтен искә алганнар. Рейтингы иң югары булган чыгарылышлардан өзекләр күрсәтелгән, тамашачыларның хәтерендә нык истә калган эфирның элеккеге геройлары килгән.
Тапшыру төгәлләнгәндә Борисов Малаховның тиздән әти булачагын җиткергән һәм туасы баласы белән котлаган.
"Андрей, үзеңне һәм якыннарыңны сакла", - дигән аңа Борисов.
Малаховның Беренче каналдан китүе турында бернинди шәрехләүләр яңгырамаган.
Алдан гаммәви матбугат чараларында телевидение алып баручысының ВГТРКга китүе мөмкин булу турында хәбәр ителгән иде, әлеге каналның матбугат хезмәте бу мәгълүматны шәрехләмәгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев