Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Путин армия генералы Мәхмүт Гәрәевне Александр Невский ордены белән бүләкләде

Хәрби түрә югары бүләккә “илнең оборона куәтен ныгытудагы казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен” лаек була.

Россия Президенты Владимир Путин армия генералы, Бөек Ватан сугышы ветераны, Хәрби фәннәр академиясе президенты Мәхмүт Гәрәевне Александр Невский ордены белән бүләкләде. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итә.

Хәрби түрә югары бүләккә “илнең оборона куәтен ныгытудагы казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен” лаек була. Тиешле указны Россия лидеры 2018 елның 6 маенда имзалады.

Биш ел элек, 90 яшьлек юбилеенда, Гәрәев: "Әгәр дә миңа 1941 яки 1942 елларда 90 яшькә кадәр яшисең, дип әйткән булсалар, бу - мөмкин хәл түгел дип, көлгән булыр идем", - дигән. Әмма язмышына рәхмәтле ул. “Без юкка гына яшәмәдек, юкка гына сугышмадык”, - дигән генерал.

  • Мәхмүт Гәрәев - 250дән артык фәнни һәм публицистик хезмәт авторы. Ул алты локаль сугышта һәм хәрби конфликтларда, шул исәптән Мисырда һәм Әфганстандагы хәрби конфликтта катнашкан. Генераль штаб җитәкчесе урынбасары булган. 

23 июльдә Мәхмүт Гәрәев 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтәргә тиеш. Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге тарафыннан армия генералы юбилеена тантаналы чара әзерләнә. 

Фото: архив kremlin.ru

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев