Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Путин Австрия Чит ил эшләре министрлыгы башлыгы белән аның туенда биегән

Кадрларда Австрия Чит ил эшләре министрлыгы башлыгы белән биюче һәм алман телендә тост әйтүче Россия Президенты да күренә.

Социаль челтәрдә Россия Президенты Владимир Путин катнашкан Австрия Чит ил эшләре министры Карин Кнайсль туенда чыгыш ясаган Кубань казаклары хоры видеосы чыкты. Роликны РЕН ТВ телеканалы күрсәтте.

Видеода шулай ук Австрия Чит ил эшләре министрлыгы башлыгы белән биюче һәм алман телендә тост әйтүче Россия лидеры төшерелгән. Ул шулай ук Кнайсльнең Австриядә кайчандыр беренче дусты булуын билгеләп үткән. Бу хакта РБК хәбәр итә.

Кубань казаклары хоры “Многая и благая лета!”, “Любо, братцы, любо” һәм башка җырларны башкарган. Видеода казаклар XX гасырның икенче яртысындагы Австрия җырчысы Удо Юргенса Siebzehn Jahr, blondes Haar җырын җырлыйлар.

Россия Президенты яшь өйләнешүчеләргә авыл пейзажы белән борынгы май сыккыч һәм Тула самоварын бүләк итте.

Фото: скриншот

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X