Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Путин белән Миңнеханов хастаханәдә дәваланучы Шәймиевнең хәлен белде

Владимир Путин һәм Рөстәм Миңнеханов Казан авиация заводы белән танышканчы хастаханәгә кереп, Шәймиевнең хәлен белеште.

Россия Президенты Владимир Путин һәм Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов хәзерге вакытта хастаханәдә дәваланучы республика Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең хәлен белде. Бу хакта, дәүләт башлыгы матбугат сәркатибенә сылтама ясап, ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

«Мәгълүм булганча, кичә Казанда дин әһелләре белән очрашуда Татарстанның элеккеге Президенты Минтимер Шәймиев тә катнашырга тиеш иде, әмма ул авыруы аркасында очрашуга килә алмады. Шулай да Владимир Путин һәм Рөстәм Миңнеханов Казан авиация заводы белән танышканчы хастаханәгә кереп чыгарга булды», - дип сөйләде Песков.

Фото: архив/Рамиль Гали

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев