Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Путин белән Трамп очрашкач, Россия һәм АКШ багланышлары турында сөйләшәчәк

Очрашуда президентлар Сириядәге кризис турында да фикер алышачак.

Россия Президенты Владимир Путин белән АКШ Президенты Дональд Трамп очрашкач, Россия һәм АКШ арасындагы ике яклы багланышлар хакында фикер алышачак. Россия Президенты ярдәмчесе Юрий Ушаков шул хакта сөйләгән. Бу турыда РИА Новости яза.

  • Очрашу 16 июльдә Хельсинкида булачак. Чара Мәскәү вакыты белән 13.00 сәгатьтә башлана.

"Президентлар аралашуга күпме вакыт сарыф итәсен әйтә алмыйбыз. Без бу турыда белмибез, бернинди чикләүләр дә юк", - дигән Ушаков.

Путин белән Трамп сөйләшкәч, Россия һәм АКШ делегацияләре катнашында эшлекле ланч булачак. 

Очрашуда президентлар Сириядәге кризис турында сөйләшәчәк. Шулай ук ике яклы багланышларның халәте саммитның үзәк темасы  булачак, дип ачыклык керткән Ушаков.

 

Фото: https://pixabay.com | VABo2040

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев