Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Путин өч яшьтән алып 16 яшькә кадәрге һәр балага 10 мең сум акча түләнәчәген әйтте

Ата-аналар иртәгәдән үк акчаны алыр өчен гариза бирә ала.

Россиядә өч яшьтән алып 16 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләр акчалата ярдәм алачак. Һәр балага 10 мең сум күләмендә бер тапкыр акча биреләчәк. Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин ил халкына мөрәҗәгатендә белдерде.

«2020 елның 1 июненнән 16 яшькә кадәрге һәр балага 10 мең сум күләмендә бер тапкыр акча түләнәчәк. Хәзер кешеләргә белешмә җыяр вакыт юк, шуңа күрә без, минемчә, дөрес һәм гадел карар кабул иттек. Ярдәмне бөтен кеше, мохтаҗ булган һәркем алырга тиеш», — диде Владимир Путин.

10 мең сум акча түләү өчен гаризаны иртәгәдән дәүләт хезмәтләре порталы яки Россия Пенсия фонды бүлеге аша бирергә мөмкин.

Президент балалы гаиләләргә ярдәм итүнең башка чаралары турында да әйтеп үтте. «Апрель, май һәм июнь айларына ай саен 5 мең сум акча түләнәчәк. Ана капиталын алучылар гына түгел, өч яшькә кадәрге балалары булган барлык Россия гаиләләре дә ала алачак», — диде ул.

«Бала карау буенча пособиенең минималь күләмен ике тапкырга арттырырга тәкъдим итәм — 3 мең 375 сумнан 6 мең 751 сумга кадәр. Мондый пособиене эшләмәүче гражданнар, яшь ата-аналар, шул исәптән студентлар да ала. Аларны ярдәм итү бик мөһим», — дип сөйләде Президент.

Гомумән, бүгенге һәм элегрәк кабул ителгән карарларны исәпкә алып, Россиядә булган 27 миллион бала финанс ярдәменә исәп тота ала.

Фото: Салават Камалетдинов

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев