Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Путин чыгарылыш укучыларын соцчелтәрләрдә “лайк” кую белән генә чикләнмәскә өндәде

Дәүләт башлыгының махсус видеомөрәҗәгате “ВКонтакте” социаль челтәрендә чыкты.

Россия Президенты Владимир Путин илдәге чыгарылыш сыйныф укучыларын мәктәпне тәмамлаулары белән котлады. Дәүләт башлыгының махсус видеомөрәҗәгате “ВКонтакте” социаль челтәрендә чыкты.

“Социаль челтәрләрдә “лайк” кую белән генә чикләнмәгез, хәрәкәттә булыгыз, яңа белем туплагыз, алга омтылыгыз”, - диде Россия лидеры.

Мәктәпне тәмамлаучылар өчен тормышның яңа, зур этабы башлана, вакытында “чын-чынлап зур максатлар” куярга кирәк. Путин яшь буынның зур казанышларга ирешергә сәләтле булуына ышана.

Моннан тыш, яшьләр яңа технологияләрне тиз үзләштерә, белемле, дип билгеләп үтте Президент. “Нәкъ менә шундый кыю, ирекле, мөстәкыйль, җаваплы кешеләр илне үзгәртергә, алга омтылырга, яңа рекордлар һәм ачышлар белән дөньяны шаккаттырга сәләтле”, - дип тәмамлады Президент. 

Фото: скриншот

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X