Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Путин контрсанкцияләр турында законны имзалады

Майда “дустанә булмаган дәүләтләр”гә каршы чаралар Дәүләт Думасы белән Федерация Советы тарафыннан кабул ителгән иде.

Россия Президенты Владимир Путин контрсанкцияләр турында законны имзалады. Бу хактагы документ бүген хокукый мәгълүмат рәсми сайтында дөнья күрде. Моны “Интерфакс” хәбәр итә.

Документ буенча Россия Президенты дустанә мөнәсәбәттә булмаган чит ил дәүләтләре белән халыкара хезмәттәшлекне тыярга яки туктатырга мөмкин. Шулай ук андый оешмаларга продукция һәм чимал кертү һәм алып чыгу, шулай ук дәүләт заказында һәм хосусыйлаштыруда катнашу тыела ала.

Контрсанкция чаралары исемлегендә соңгы пунктта РФ Президенты башка чаралар кулланырга да хокуклы дигән күрсәтмә бар.

Закон кеше гомере өчен мөһим булган, Россиядә аналоглары җитештерелми торган даруларга, гражданнарның шәхси куллануы өчен ала торган товарларга кагылмый.

Закон буенча, контрсанкцияләргә чит ил компанияләре өлеше булган Россия компанияләре дә эләгергә мөмкин.

Бу закон АКШ Финанслар министрлыгының Россия түрәләре һәм бизнесына каршы чикләү чараларына җавап итеп, 22 майда Дәүләт Думасы тарафыннан кабул ителгән һәм 30 майда Федерация Советы тарафыннан хупланган.

Фото: kremlin.ru

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев