Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Путин Ленинны мавзолейга урнаштыруны изгеләргә баш ию белән чагыштырган

Коммунизм төзү кодексы – Библиядән алынган примитив бер өзек ул, дигән Россия Президенты.

Россия Президенты Владимир Путин коммунизмны христианлык, Ленинны мавзолейга урнаштыруны изгеләргә баш ию белән чагыштырган. Бу хакта РИА “Новости” хәбәр итә.

“Бәлкем хәзер мин әйтгәннәр кемгәдер ошамас, әмма мин шулай уйлыйм. Беренчедән, ышану безне һәрчак озата килде, ул халыкка бик авыр булган вакытларда ныгыды. Дин әһелләрен юк итеп, дини биналарны юкка чыгарган куркыныч заманнар булды. Шул ук вакытта яңа дин булдырылды”, - дигән ил лидеры “Валаам” фильмы өчен интервьюда. Аның өзеге “Россия 1” телеканалында “Вести недели” программасында күрсәтелгән.

Коммунистик идеология христианлык белән тугандаш, — ирек, тигезлек, туганлык, гаделлек - барысы да изге китапта бар, дип өстәгән Путин.

Коммунизм төзү кодексы исә Библиядән алынган примитив бер өзек ул, анда бернинди яңалык юк, дип искәрткән Президент.

Путин коммунистларның Ленинга карашын христианлыкта изгеләрнең калдык җәсәдләрен зурлау белән чагыштырган.

Ул вакыттагы хакимият булган идеологияне генә кулланган, бернинди яңалык уйлап чыгармаган, дип җиткергән ил башлыгы.

Фото: архив/Ильнар Тухбатов
http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев