Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Путин Лондоннан Россиягә кайтырга теләүче эшмәкәрләр исемлеген алды

Титов сүзләренчә, исемлектә уннан артык фамилия бар һәм мөрәҗәгатьләр һаман да килә.

Россия Президенты Владимир Путинга туган илләренә кайтырга телүче эшмәкәрләр исемлеге бирелгән. Бу хакта бизнес-омбудсмен Борис Титов сөйләде, дип хәбәр итә ТАСС.

Россия Президенты каршындагы Эшмәкәрләр хокуклары буенча вәкил, исемлектә кемнәр икәнен ачыклап әйтмәде, ләкин исемлектә уннан артын фамилия барлыгын һәм мөрәҗәгатьләрнең һаман да килеп торуын җиткерде.

Титов сүзләренчә, әлеге эшмәкәрләр барысы да, Россиядән, үзләренә карата җинаять эшләре ачылганчы һәм суд җәза билгеләгәнче киткәннәр. Соңыннан алар эзләүгә бирелгән булалар.

“Хәзер аларга бернинди дә дәгъва юк, хәтта Интерпол аларны эзләү исемлегеннән төшереп калдырды, ә Мәскәүдә аларның җинаять эшләре һаман “эленеп” тора”, - дип билгеләп үтте Бизнес-омбудсмен.

Фото: архив/Ильнар Тухбатов

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев