Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Путин Пасха бәйрәмен билгеләп узучы россиялеләрне котлады

Россия Президенты бәйрәмнең “зур әхлакый әһәмияткә ия” булуына игътибарны юнәлтте.

Россия Президенты Владимир Путин православие динендәгеләрне һәм барлык Россия халкын Пасха бәйрәме белән котлады. Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Россия лидеры котлавында, аерым алганда, бәйрәмнең “зур әхлакый әһәмияткә ия” булуы һәм “ышаныч, өмет уятуы, изге эшләр башкаруга, якыныңа ярдәм итүгә этәрүе” әйтелгән.

На пасхальном богослужении в храме Христа Спасителя.

Дәүләт башлыгы Рус православие чиркәве эшчәнлегенә аерым тукталып, җәмәгатьчелек килешүен ныгытуын, гаилә институтына һәм балалар тәрбияләүдә ярдәм итүен, социаль проблемаларны чишүдә катнашуын билгеләп үтә.

Кичә Путин традицион рәвештә чиркәүдә төнге дини чарада катнашкан. Чараны Мәскәү һәм бөтен Русь патриархы Кирилл алып барган. Шулай ук чиркәүдә Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев хатыны белән, шулай ук Мәскәү мэры Сергей Собянин булган.

Фото: kremlin.ru

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев