Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Путин Россия мөселманнарын Корбан бәйрәме белән котлады

Ил башлыгы Корбан бәйрәменең әйләнә-тирәдәгеләргә яхшы, мәрхәмәтле һәм изге мөнәсәбәттә булырга чакыруын билгеләп үтте.

Россия Президенты Владимир Путин Россия мөселманнарын Корбан бәйрәме белән котлады. Котлау телеграммасы текстын Кремль матбугат хезмәте бастырган.

“Корбан бәйрәме әйләнә-тирәдәгеләргә, якыннарыңа яхшы һәм гадел, мәрхәмәтле булырга, кадерләргә һәм кайгыртучанлык күрсәтергә чакыра”, - диелгән дәүләт башлыгы телеграммасында.

Ислам кыйммәтләре кешеләрне берләштерергә һәм “төрле халык, дин, мәдәният вәкилләре арасында яхшы күрше традицияләрен саклап яшәргә” ярдәм итә, дип белдерә Президент. Россиядә мәдәният диалогының тамырлары тирән, диде Путин.

Фото: Ильнар Тухбатов/архив

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X