Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Путин "Русиянең атказанган журналисты" дәрәҗәсен булдырды

Русия президенты карары белән Русиядә "Русия федерациясенең атказанган журналисты" һәм "Русия федерациясенең элемтә һәм мәгълүматның атказанган хезмәткәре" мәртәбәле исемнәр кертелә.

Мәртәбәле исемнәр кертү карары рәсми порталда урнаштырылган.

Журналистлар өчен мәртәбәле исем кертү кирәген 2018 елның гыйнварында Путин белән журналистлар очрашуында күтәргән булган. Русия президенты әлеге карар белән ризалашты, журналист һөнәренең "куркыныч, ләкин бик кирәкле" булуын әйтте.

Русия кануннары нигезендә теге яки бу өлкәдә эшләүчеләр өчен 60лап мактаулы исем бар.

"Чикләүләрне танымаучы журналистлар" (RSF) хокук яклау оешмасының 2017 елда матбугат иреге исемлегендә Русия 148нче урында тора.

Фото: https://pixabay.com | klimkin

https://www.azatliq.org

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев