Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Путин: Вазгыять тынычлангач, Җиңүнең юбилей датасын лаеклы итеп билгеләп үтәчәкбез

Ул 9 Майда Россия һавасында геройларга дан биреп, парад сафындагыча авиацион техника узачагын әйтте. Кич шәһәрләр үзәгендә традицион бәйрәм салюты булачак.

 Вазгыятьнең тулысынча куркынычсызлыгына инангач, Бөек Җиңүнең юбилей датасын лаеклы итеп билгеләп үтәчәкбез. Президенты Владимир Путин Россия төбәкләре башлыклары белән киңәшмә ахырында ил халкына шундый мөрәҗәгать белән чыкты.

«Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлап планлаштырылган чаралар, һичшиксез, узачак. Кызыл мәйданда төп парадны да, „Үлемсез полк“ акциясен дә үткәрәчәкбез. Әлегә изге бәйрәмебез — Җиңү көнен изоляция режимы кысаларында уздырачакбыз», — диде Президент. Ул 9 Майда Россия һавасында геройларга дан биреп, парад сафындагыча авиацион техника узачагын әйтте. Кич шәһәрләр үзәгендә традицион бәйрәм салюты булачак.

«Без Бөек Ватан сугышы солдатларын искә алачакбыз, ветераннарыбызны котлаячакбыз, аларны коча алмасак та, иң җылы сүзләрне җиткерү мөмкинлеге табачакбыз. Балалар, оныклар белән иске гаилә фотоальбомнарын карарбыз, аларга сугыш турында истәлекләр сөйләрбез. Җиңү көнендә „Катюша“, „Землянка“ кебек яттан белгән җырларны җырларбыз», — диде Владимир Путин.

Аның сүзләренчә, сугыштан соң, мөгаен, беренче тапкыр бөтен дөнья шундый авыр сынау узадыр. «Билгеле, хәрбиләр белән чагыштырып булмый, ләкин төгәл аңларга кирәк: без бүген дошман белән көрәш хәлендә. Аның кешеләр тормышы, исәнлеге өчен куркынычын киметергә ярамый. Дөньяда коронавирусның нинди тискәре нәтиҗәләргә китерүен күрәбез бит. Аны туктату өчен мөмкин булганның барысын да эшлибез», — диде.

Президент медицина хезмәткәрләре башкаларны коткарып, көн саен үз гомерен куркыныч астына куюын билгеләп узды. «Алар безне изоляцияне үтәүгә, сак булуга өнди. Алар чын медицина фронтында», — диде.

Путин әйтүенчә, традицион тормышны бозган теләсә нинди тыюлар эчне пошыра, ләкин мондый ризасызлыклар башкаларга ваемсызлык, янәсе, шәхси ирекне бозу турында ниндидер сүзләр белән шапырынуга әйләнеп кайтуы белән килешеп булмый, ди ул.

Фото: РФ Президенты матбугат хезмәте

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев