Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Путин Яңа елда кайда ял иткәнен әйтте

Россия Президенты Яңа елны өендә каршы алган, аннары Себергә юл тоткан.

Россия Президенты Владимир Путин Яңа елны Россиядә каршылауны өстен күрә. Кичә ул журналистлар белән очрашуда шул хакта сөйләде. 

«Яңа елга килгәндә, мин барлык бәйрәмнәрне дә Россиядә үткәрәм. Шулай гадәткә кергән инде», - дип белдерде Путин.

Быел ул Яңа елны өендә каршы алган, аннары Себергә киткән.

«Анда 33 градус салкын иде, әмма бу миңа ошый», - диде Владимир Путин.

Шунысын да искәртик: Путин августта чираттагы ялын да Россиядә үткәрде. Ул Тывада балык тотты, су асты аучылыгы белән шөгыльләнде, тау елгаларында йөзде.

Фото: kremlin.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев