Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

QR-кодны Дәүләт хезмәтләре порталында өйдән алырга мөмкин

Бу хезмәтне Дәүләт хезмәтләре порталында теркәлеп, исәпкә алу язмасын раслап, банк кушымталары аша башкарып була.

QR-кодны коронавирустан вакцинация ясау яки кичерелгән авыру турында мәгълүмат белән РФ Дәүләт хезмәтләре порталында алырга мөмкин, моның өчен расланган исәпкә алу язмасын булдырырга кирәк. Әгәр хисап язмасы расланмаган икән, моның өчен Күп функцияле үзәккә барырга кирәкми — аны өйдән чыкмыйча гына, банкның мобиль кушымтасы аша раслап була. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүген мондый мөмкинлек Саклык Банкы, Ак Барс Банкы, Тинькофф Банкы, ВТБ Банкы, Банк почтасы, ПСБ Банкы, МТС Банкы, СКБ банкы һәм Авангард Банкы мобиль кушымтасында бар.

«Саклык Банкы Онлайн» кушымтасы өчен хисап язмасын раслау алгоритмы:

1. «Саклык Банкы Онлайн» мобиль кушымтасына керегез;

2. Эзләү юлында «Дәүләт хезмәтләрендә теркәү»не табыгыз;

3. Анда үзегезнең шәхси мәгълүматларны — телефон номеры, паспорт, СНИЛС, электрон почта адресын тикшерегез;

4. Теркәлүне бушлай СМС ярдәмендә раслагыз. 0919 номерыннан сезгә Дәүләт хезмәт күрсәтүләрен раслау коды белән СМС киләчәк. Җавап СМС белән бу кодны җибәрегез. Бу бушлай;

5. 30 минуттан соң теркәлү статусын Операция тарихында тикшерегез.

«Ак Барс Онлайн» кушымтасы өчен инструкция:

1. Мобиль кушымтага керегез;

2. Профиль билгесенә басыгыз — ул экранда аста һәм аннары «Дәүләт хезмәтләрендә өйдән чыкмыйча теркәлү» виджетын сайлагыз;

3. Сездә мәгълүматлар белән тәрәзә ачылачак, e-mail, СНИЛС тикшерегез һәм башкаларын тутырыгыз. «Шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык бирәм» пунктында ризалыкны билгеләгез һәм «раслау» төймәсенә басыгыз.

Сезнең хисап язмагыз расланачак. 

Фото: t.me/tatmediaofficial

Чыганак: Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X