Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Һәр эшнең дә җае бар

Яшьләргә кая барырга? Бөтенроссия халык фикерен өйрәнү үзәге белгечләре әнә шул сорауга җавап эзләгән. Алар кайсы өлкәләрдә эш табарга һәм югары дәрәҗәгә ирешергә җиңелрәк икәнен ачыкларга тырышкан. Баксаң, спортта уңышка ирешү җиңелрәк икән. Һәр­хәлдә, сораштыруда катнашу­чыларның күбесе (44 процент) шул фикердә.

Чагыштыру өчен, 2014 елда болай җавап бирүчеләр 40 процент тәшкил иткән. Туп тибеп яки ераклыкка йөгереп тормышта үз дигәнеңә ирешергә мөм­кин дип уйлаучылар яшьләр арасында күбрәк. Хәер, бу аңлашыла да. Һәркем үз мөмкинлекләреннән чыгып фикер йөртә бит.

 
Икенче урында – иҗатка бәйле һөнәрләр. Музыкантлар, язучылар, артистлар эш урынында уңышка тизрәк ирешә, дип уйлаучылар 40 процент тәшкил иткән. Беренче өчлеккә фән өлкәсе дә эләккән. Респондентларның 23 проценты энә белән кое казучыларның хезмәт баскычыннан югары үрмәли алуына шикләнми. Сораштыруда катнашучыларның һәр бишенчесе әйтүенчә, иң яхшы карьера ясаучылар ул – дәүләт хезмәткәрләре. Соңгы елларда бизнес һәм сәясәт тармакларында уңышка ире­шер­гә мөмкин дип уйлаучылар саны кимегән.

 
Кулына диплом алган яшь белгечләрне эшкә урнаштыру мәсьәләсе Татарстан түрә­ләрен дә борчый. Республикада күптән түгел оешкан Яшьләр эшләре министрлыгында ярдәм дә күрсәт­мәк­челәр. Моның өчен “14.30”  форматындагы очрашулар оештырыла. Исеменнән үк аңлашылганча, әлеге чараларда 14 яшьтән алып 30 яшькә кадәргеләр катнаша ала. Шундый очрашуларның берсе КФУ каршындагы мәй­данда узды. Яшьләр белән министр Дамир Фәттахов аралашты. Ярдәм сүздән эшкә күчәрме – монысын вакыт күрсәтер.

Фото: https://pixabay.com | mohamed_hassan

http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев