Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Һәр көнебез туган тел көне

Татар телен бетерәләр... Татар телен кисәләр, мәктәпләргә кертмиләр... Татар теле укытучылары эшсез кала. Татар халкы гөж килде, шуны гына сөйләделәр. Нинди генә мөрәҗәгатьләр, карарлар кабул итмәделәр. Янәсе, тимәгез татар теленә. Мәскәү ишетергә теләми, әле алай гынамы соң?

Президент админис­трация­сен­дә эшләп, чиркәү дине буенча, фәнни хезмәтләр язып утырган әби­не (бездә ул – хөрмәтләү сүзе) эштән җибәрү өчен министрлыкка куелган ханым без­нең әфәнде белән сөйләшеп тә торырга теләмәде. Әле бү­ләкләр алып барган булгандыр, регионнарның бер­се дә буш кул белән бармый, ә алар сөйләшмәгән дә булалар. Дөнья шулай ул, баш­магыңны куймас җиргә башларыңны куйдыра. Шул кирәк безгә, без шуңа лаек. Тоталар да безнең язучылар, галимнәр, “аксакаллар” тел сорап Путинга, Пес­ковка хатлар, мө­рә­җә­гать­ләр язалар. Мәскәү тарафыннан яхшылык көтү өчен, аңла­мыйм бу кеше­ләр­не, ни дә­рәҗәдә (надан диясем килми, надан түгел бу кешеләр) беркатлы, мес­кен булырга ки­рәк­тер.

 

Путиннан тел сорыйлар. Ул аны бик теләсә дә, җир маебыз, зур суларыбыз, машина, самолет, вертолет заводларыбыз, юмарт кунакчыл халкыбыз, башкалар үрнәк алырлык яхшы сыйфатларыбыз өчен безне бик яратса да, бирә алмый. Кү­ңелемә хуш килгән фикер­ләрне язып кую гадәтем бар. Бик охшаган булгандыр инде ул миңа, ул үзе дә вакыты җиткәнне, үз сә­гате сукканны көтеп посып торгандыр. Авторы француз философы дип язганмын да, исеме юк. Хәер, кем ул, кайчан, ничек, шул­ка­дәр безгә туры килерлек итеп әйтә алган. “Дәүләте булмаган, буйсындырылган халык төрмәдәге тоткын шикелле, туган теле аңа – төр­мә ишеген ача торган яшерен ачкыч”, – ди. Бу бит без­нең турында, татар халкы турында моннан да остарак итеп бер кем дә әйтә алмас. “Дәүләте булмаган” дигән урынга дәүләте тартып алынган дип тә аңларга кирәк. Без­нең бит дәү­ләте­без булган, безнең бабаларыбыз дәүләт тоткан халык булган.

 

Буйсындырылган халык дигәне белән ки­лешмәскә дә, килешергә дә була. Без – буйсынмаганнардан бүгенгә килеп җит­кән халык. Әйе, төрмәдәге тоткын шикелле. Ләкин төр­мә бетү түгел әле ул. Шәкүр карак әйт­кәндәй, “безнең кебек зимагурга ял итәргә урын ул”. Төр­мәнең ачкычы – Туган тел инде. Әнә шул ачкычны Путин безгә бирсенме, төрмә ишек­ләрен ачтырсынмы? Келт итеп, Карл Марксның хак сүз­ләре искә төшә: “Рәсәй – ха­лык­лар төрмәсе”. Моннан соң озак еллар, төрмә ишекләре ачыла башлады. СССР дигән Җир шарының зур өлешен биләп яткан кып-кызыл ил дә тарала, чит-чикләре ярыла, кителеп-кителеп төшә, үз­лә­ренчә яши, үзләренчә сөй­ләшә башладылар.

 
Рәсәй дә, чын күңелдән ышанып әйтәм: шул юл белән барачак. Моңа дөнья­да мисаллар бик күп. Таралалар, кушылалар, аерылалар. Тигез хокуклы, мөстә­кыйльлек алачаклар. Чорыбыз катлаулы, әллә урыс дәүләтенең үзенә бик җи­ңелме? Ярый, 2025 елда Рәсәйдә бер тел, бер дин, бер милләт кенә калырга тиеш дигән стратегик планнары бар. Шуны үтәү өчен, тел­ләрне, диннәрне бетерү өчен нинди генә хәлләргә төшми­ләр, ничек кенә хурлыкка калмыйлар. Әдәп, әхлак югала, Мәскәү телеканаллары “Пусть говорят”, “Прямой эфир” кө­не-төне шуны күрсәтә. Монда Рә­сәйнең чын йөзе, бүгенге көне күренә.
Бер караганда, Рәсәйдә яшәү кайберәүләргә шундый рәхәт кебек күренә. Ләкин кемдер – хуҗа, кемдер – кол. Беләм, кемдер, әйе, без – татарлар кол, басып алынган халык, диячәк.

 
Дәүләтебез юк, телебезне бетерәчәкләр диячәк. Әнә берәү, әй, мескен, мәс­ләксез, зур плакат күтәреп Дәүләт Советы бинасы янына барып баскан. Ә аның плакатка: “Иртәгә телем бетсә – бүген үләргә әзер! Президент, Татар телен якла”, – дип язылган. Үзе әз­мәвердәй егет, үзе “дивана”. Син бүген үлгәч, иртәгә татар теле (әлбәттә, синең өчен) үлә дә үлә бит инде. Бу бит  ул уйлап бетерел­мәгән фаразны бик күп еллар элек, СССР заманында кечкенә халыкның бөек вәкиле, съездларга туп-ту­лы аерым бер вагонда килә торган Рәсүл Гамзатовтан әйттерделәр. Ул: “Мой Дагестан”, – ди. Мостай Кәрим уздырды: “Мин – россиянмын”, – диде. Аның да теле Сәйфи ага Кудаш, Фәридә апа Кудашева белән бер авылдан, теле татарча ачыл­ган иде. Ә аның шә­кер­те, үзенчә, көчле­рәк итеп, телемне кистерәм, диде. Авыз эчендәге, ике катлы йозакка (беренче иреннәр, икенче тешләр) бикләнгән, куркак кешенең авызындагы ит кисәге тел түгел бит әле. Тел ул – ачкыч, бәхет ачкычы, мил­ләтнең йөрәге, милләтсез тел булмый. Лә­кин дөнья буйлап күзәт­сәң, укысаң, телләр үлә, бетә.

 
Марсель Гали “Казан утлары” журналының быелгы 2 нче санында: “Бүгенге көн­дә дөньяда 6809 тере тел булып, гасыр ахырында шулар­ның 6 меңе үләчәк”, – ди.


“Киләчәге өметле тел­ләр – кытай, инглиз, алман, гарәп, француз, испан, рус телләре”, – ди. Рус телендә  һәрберебез, телибезме, теләмибезме, без шул телдә сөйләшергә тиеш булабыз. Һәм менә бу куркыныч афәттә өметлеләр бе­лән өметсезләр арасында ул үзе дә, арттан караганда беренче тора. Аның безнең телләрне бетерергә тырышкан өчен әҗере озак көттермәс. Рәсәй­дә урыслашу зур тизлек белән бара. Аның инде ярты халкы тулы урыс түгел, ярты урыс кына. Йә әни, йә әти урыс. Алар­ның теле урыс. Күреп, кү­зәтеп торам. Андыйлар үз нәселемдә дә җитәрлек. Ал­лаһының рәхмәте, телне бе­терү сүзе кузгалгач, болар, җаннары бар икән әле, татарча сөйләшергә өйрә­нергә тотындылар. Әле бер­се Әндрей дигән “племяш” сөйләп тора. “Илдәге халыкның 30-35 проценты гына урыс, тиздән без­нең көймәгә су керә башларга мөмкин”, – ди. Телләре булмаса, милли рухлары булсын иде, бик буталган, адашкан, саташкан чагы.


Шуңа күрә дә урыс кубызына биеп, аларны үсен­дереп җибәрәбез.  Кабат-кабат әй­тергә мәҗбүрмен. Ник соң без­нең язучыларыбыз, га­лим­нәребез, ватан­пәрвәр сәя­сәт­челәребез Мәс­кәүгә Путинга, Песковка (авылга бабайга дигән төсле) тел сорап хатлар язалар. Министрыбыз югыйсә үзе күп­тән министр булып Мәскәүдә утырасы кеше. Кабат шул ук язучылар Халыкара язучылар оешмасы вәкил­ләре – ПЭН клуб әгъ­залары үзлә­ренең урыс ка­ләмдәшлә­реннән Татар телен яклауларын сорап хат язганнар. Ник соң алар үзләре дөнья­күләм кеше хокукларын саклый торган оешмаларга мөрә­җәгать итмиләр.


Бүген безгә тел белән идея, рухи бердәмлек җит­ми. Телибезме, теләми­без­ме, язмыш барыбер мәктәп­ләр­гә барып тоташа. Белем җит­ми, горурлык җитми. Мин татар теле бетәр дип курыкмыйм. Татар теле беркайчан да бетми дә, үлми дә. Бөек галим Ризаэддин Фәх­ретдин: “Без бу дөньяга бе­тәр өчен түгел, мәңге яшәр өчен килгән”, – ди. Бүген безгә мирасыбызны бар­лар­га галим­нәребез ки­рәк. Те­лем­не кис­терәм, дию, бу илдә коточкыч сүз, кис­терер­ләр дә алыр­лар.


Милләтнең һәр баласы кадерле, газиз булырга тиеш. Үзебезнең хокукларыбыз бар. Безне саклыйлар, яклыйлар, дип мактанырга яратабыз. Рәсәйнең Консти­туция­сенә аркаланмакчы булабыз. Янә­се, безне як­лыйлар. Ник соң Мәскәүдән прокуратура хез­мәткәр­ләре килә безне якларга, хокукларыбызны сакларга тиеш кешеләр мәк­тәпләре­без саен йөреп татар теле дәрес­ләрен 4тән 2гә, барны юкка чыгарып йөри­ләр. Ник әле алар безнең эшкә тыкшыналар. Берәүнең дә мәк­тәп­ләрдә конституция бозганы юк. Элек без барысын да белеп, аң­лап та җит­кер­мәгәнбез. Бүген бераз гына күзебез ачылды: халыкара хокук нормалары, Бер­ләшкән Милләт­ләр Оешмасы, Ислам конференциясе, Европа Советы, Страсбург суды, алар кабул иткән карарлар, аларның нор­малары барлыгын бе­ләбез. Ләкин күреп торабыз, аларда бит мөстә­кыйль­леккә сусаган, азатлыкка омтылган каталоннарны яклап чыкмадылар. Испания­нең үзенең доноры булган Каталонияне бер дә ычкындырасы килми. Бездә дә шул ук хәл бит. Башта башларны болгаттылар, бик күпләр, байлар гына түгел, үлемтеккә тиенләп җыйган акчаларын югалтты. Бусы болай гына, димәк, бер­кемгә дә ышаныч юк. Шулай булгач, әйдәгез, бергәләп нәтиҗә ясый­быз. Бөек шагыйрь әйт­кәнчә, сез иртәгә телең бетә дисәләр, бүген үләр­гә ризамы?


1952 елда Пакьстанда Университет студентлары бенгаль теленең дә урду теле кебек тигез хокуклы дәүләт теле булуын дәгъва­лап 30 меңгә якын халык белән де­монстра­циягә чыктылар. Телгә хокук сораган халыкка аттылар, агулы газ җибәрделәр. 4 студент вафат булды. Шуннан соң бенгаль теле тигез хокук алды. Алар – мөселманнар, язулары гарәп графикасына ни­гез­лән­гән. Бангладешта алар хөрмә­тенә бик матур “Шәһитләр мөнбәре” дигән һәйкәл бар. 50 елга якын вакыт үткәч, 1999 елның 17 ноябрендә ЮНЕСКО-­ның генераль конференциясе “Туган тел көне”н билгеләү турында карар чыгарды. 2000 елның 21 фев­раленнән (туган тел­ләрен саклап, де­монс­тра­ция­гә чыккан, шу­ның өчен атып үтерелгән студентлар шәһид киткән көн) ЮНЕСКО карары буенча Халыкара туган тел көне итеп билгеләп үтелә башлады.  Хәтер, бәй­рәм, искә алу, киләчәккә бару туган телне саклау көнеме? Күзәте­гез әле, дөньякүләм кадерле бу көнгә безнекеләр ничек карар, билгеләр?


ЮНЕСКО үткәргән 21 февраль – Халыкара туган тел көненең төп максаты – үлеп баручы телне саклап калу. Бүген дөньяда ай саен ике тел юкка чыга, димәк, безнең һәр көнебез Халык­ара туган тел көне булырга тиеш.

http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев