Саба таңнары

Һәр җәнлекнең холкын аңлый

Урта Саба авылында яшәүче, аучылар җәмгыяте рәисе Альберт Нигъмәтҗәнов белән аралашкач, аучыларның табигать сакчылары да икәнлегенә инандым. Авыл башында мылтыгын аскан, этен иярткән хәлдә очраткан идек без аны февральнең салкын бер көнендә. Аучылык белән 1982 елдан бирле шөгыльләнә. - Альберт быел юл буйларында куян эзләре сирәк күренде кебек... - Көзен...

Урта Саба авылында яшәүче, аучылар җәмгыяте рәисе Альберт Нигъмәтҗәнов белән аралашкач, аучыларның табигать сакчылары да икәнлегенә инандым. Авыл башында мылтыгын аскан, этен иярткән хәлдә очраткан идек без аны февральнең салкын бер көнендә. Аучылык белән 1982 елдан бирле шөгыльләнә.

- Альберт быел юл буйларында куян эзләре сирәк күренде кебек...

- Көзен без - аучылар да шулай уйлаган идек. Бер аучыга өч куян ату норма санала. Менә без бригада да җиде кеше, һәркайсыбыз үзенә тиешлесен атып алды. Димәк, юк түгел, бар, акрынлап урманнан чыга башладылар. Ләкин хәзер куянга ау сезоны бетте. Бер куян өчен алты-җиде чакрым юл үткән чаклар да бар. Элек балаларга бияләй-бүрекләр тегәләр иде. Хәзер аның белән кызыксыну юк бит.

- Ялан кырда куян атканыгызны кем күрә инде, бишне атсагыз да, - дим мин кирегә борып.

-Икенче елга куяның булмый инде, - ди аучы син нәрсә дигәндәй. - Төлке, кондыз, ондатра, кыр үрдәге, кыр тавыгы, сасы көзән бар менә бу якларда. Чәшке күренгәли, әмма аны эләктерә алган юк, бик җитез җәнлек, бүреләр юк, - дип сүзен дәвам итә.

- Кабаннар эләктерә алган бармы?

  • Бар, алар белән күзгә-күз очрашкан чаклар да булды. Бервакыт иптәш егет белән ауга чыктык. Этебез урман эченә кереп китте дә, яшен тизлеге белән очып та чыкты, минем артыма качты. Шул арада җиде метр арада ана дуңгыз килеп тә басты каршыма. Патрон кечкенә, кыр тавыгына гына ярый, ә аның белән дуңгызга атарга ярамый. Шунда бик каты итеп кычкырдым, ә ул туктап калды, әкренгә-әкренгә китеп бардым, Холай саклады. Кабан, поши, төлке бик күп безнең якларда.
  • Соңгы елларда төлкеләрдә котыру авыруы ешая төште кебек?
  • Быелгы сезонда өч төлке аттым. Тиреләрен тапшырабыз, аннан туннар тегәләр. Тырнакларын, мыекларын, күзләрен, майларын аласың икән, яхшы тире 1200 сум чамасы тора. Киров ягыннан килеп алучылар бар. Ә башын ветеринариягә тикшерү өчен җибәрелә. Котыру авыруы юкмы икәнлеген ачыклау үзебез өчен дә әйбәт. Хайваннарга күчә икән, авылыңа ук куркыныч яный бит. Ишегалларына кергәли төлкеләр. Әмма шунысы да бар. Котыру авыруына каршы бер генә район көрәш алып бару нәтиҗәсез. Әйтик, Саба районы гына көрәшеп, анда бетсә дә күршеләрдән килеп керергә мөмкин.

- Аучы булыр өчен ниләр кирәк?

  • Ау билеты, коралга рөхсәтеннән бигрәк иң беренче теләк, тәртип кирәк. Басуга чыгып хәрәкәт итеп йөрүче бар нәрсәне атып йөрергә ярамый. Мисалга, язгы ау сезонында ата һәм ана үрдәкне аера белеп, атасын гына атарга кирәк. Моның өчен чучелолар куябыз, ата үрдәк төшкәнен көтеп торып атабыз. Ә очып барган каз-үрдәкләрдән атасын, анасын бик тәҗрибәле аучылар гына аера. Ана гадәттә алданрак оча. Әгәр дә ата үрдәк күп була икән, аналарын бәби чыгарырга утырганда борчыйлар. Ата үрдәкләр шуңа күрә дә атыла. Өч анага бер ата булырга тиеш. Башка елларны мин менә бу елгада сигез ана, ике ата калдыра идем, йөз-ике йөздән артык үрдәк чыга иде. Көз көне үрдәкләр симерә, аннан соң оча алмый башлыйлар. Андый чакларда очар өчен күтәртеп тә йөрибез. Элек көтүчеләр дә күтәртә иде. Ә болай куркып күтәреләләр икән, очарга өйрәнәләр. Хәзер аучылар күбрәк каз аулау белән шөгыльләнә башлады. Шул сезон өчен генә мылтыклар алучылар да бар.
  • Һәр җәнлекнең холкын аңлап сөйлисез, тәҗрибә белән киләме бу?
  • Гомер буе "Охотное хозяйство" журналын алдырам. Телевизорда да күп төрле яңа программалар бар бит, аларны карап барырга тырышам. Әмма барыбер элеккеге аучыларның фикерләрен кабатлыйлар. Өлкәннәр сүзе - китапның үзе дип юкка гына әйтмәгәннәр. Аучылар белән гел аралашып яшибез. Ел саен куян, төлкегә ау сезоны ачылганда җыелып сөйләшәбез, этләребезне күрсәтәбез, юлламаларны барлыйбыз.

Замирә Сәмигуллина

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: