Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Һәр яңа туган сабыйга бүләк бирергә тәкъдим ителә

Нигездә, әлеге бүләкләр Россиядә җитештерелгән булачак.

(Казан, 20 август, “Татар-информ”). Россиядә һәр яңа туган сабый инде киләсе елдан дәүләттән бүләк алырга мөмкин. Мондый пункт Росиия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан Балалар унъеллыгы уңаеннан эшләнгән 2020 елга кадәрге чаралар планында бар, дип яза “Известия”.

Бүләкләрне әнигә бала табу йортыннан чыгарылганда тапшырырга ниятлиләр. Белгечләр сүзләренчә, бу подгузниклар, шалтыравык уенчыклар, бала ыштаннары һәм сабыйга башка кирәкле әйберләр булырга мөмкин. Нигездә, әлеге бүләкләр Россиядә җитештерелгән булачак.

Россия сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы фикеренчә, әлеге инициатива үзебезнең җитештерүчеләргә ярдәм булып кына калмыйча, лемографик вәзгыятьне яхшыртуга да стимул булачак.

Проектны инде Икътисади үсеш синистрлыгында килештергәннәр. Шул ук вакытта бу чараны финанслау юллары күрсәтелмәгән. Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы фикерерчә, чыгымны үз өстенә төбәкләр алырга тиеш.

http://tatar-inform.tatar
 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев