Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рафис Борһанов БДИны вакытыннан алда тапшыру хокукы кемнәргә бирелгәнен искәртте

20 марттан 10 апрельгә кадәр 738 укучы Бердәм дәүләт имтиханын үз вакытыннан иртәрәк тапшырыр дип көтелә.

Республика Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов Хөкүмәт йортында узган брифингта Бердәм дәүләт имтиханын үз вакытыннан иртәрәк тапшыру хокукы кемнәргә бирелгәнен әйтте.

“БДИны вакытыннан алда тапшыручыларның күпчелеге – алдагы елларның чыгарылыш укучылары, урта һөнәри белем оешмаларын тәмамлаучылар. Моннан тыш, БДИ үткәрелгән вакытта аңлаешлы сәбәпләр аркасында була алмаучы укучылар имтиханны алданрак бирә ала”, - диде Рафис Борһанов.

Аның сүзләренчә, бу - Россия һәм халыкара ярышларда катнашучылар, табиб күрсәтмәсе буенча нәкъ менә шушы вакытта дәваланырга тиешле укучылар яки укуын Россиядән читтә дәвам итәргә теләүчеләр. Аның әйтүенчә, монда һәм чит илдә имтихан вакытлары туры килә торган булса, шушы чара күрелә.

БДИны вакытыннан алда тапшыру вакыты 20 марттан 10 апрельгә кадәр дип билгеләнгән. Вакытыннан алда имтиханны 14 предмет буенча 738 кеше тапшырыр дип көтелә. Министр мәктәпне алдагы елларда тәмамлаган укучыларның имтихан өчен күбесенчә рус телен, профильле математиканы, җәмгыять белеме, биология һәм химияне сайлаганын әйтте.

“Имтиханны алдан тапшыру чорында Казанда һәм Яр Чаллыда ике пункт эшләячәк. Чаллыда ул 6нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе – 2625нче пункт, Казанда Авиатөзелеш районының аерым предметларны тирән өйрәнү буенча 62нче урта гомуми белем бирү мәктәбе – 5402нче пункт”, - диде министр.

Рафис Борһанов Казан һәм Чаллы вузлары студентлары җәмәгать күзәтүчеләре буларак чакырылуын әйтте. Һәр пунктта һәр имтиханда икешәр кеше күзәтәчәк. Һәр аудиториянең https://smotriege.ru порталында онлайн күзәтү зонасында булачагын искәртте.

Фото: архив/Ильнар Тухбатов

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X